Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хатын-кызлар һәм ир-атларның баш мие төрлеме?

news_top_970_100
Хатын-кызлар һәм ир-атларның баш мие төрлеме?
Фото: © "Татар-информ", Михаил Захаров

Табиб-невролог Артур Уляков баш мие турында барлыкка килгән мифлар хакында сөйләгән. Бу турыда «Газета.ру» яза.

1 миф. Без баш миенең 10 процентын гына файдаланыбыз.

«Бу – хаталы миф, безнең баш миендә бүлекләр бик күп, алар төрле функцияләр – интеллект, хәтер (аның төрле зоналары бар) өчен җавап бирә. Аларның барысын да күнектереп була, өстәл артында мәсьәлә чишеп утырганда, без берьюлы берничә функция – күрү, интеллектуаль, вестибуляр, хәтер функцияләрен кулланабыз», – ди белгеч.

2 миф. Хатын-кыз баш мие ир-атныкыннан аерыла.

«Ир-атлар һәм хатын-кызларның баш мие структурасы буенча бертөрле. Аерымлыклар бар – ир-атларның баш мие 11 процентка зуррак. Нейробиологик механизмнар да аерыла (гормональ фон, фикерләү ысулы, коммуникатив күнекмәләр), ләкин баш мие орган буларак аерылмый», – ди табиб.

3 миф. Баш мие үлчәме акыл сәләтенә йогынты ясый.

«Баш мие үлчәмнәре кешенең акыл сәләтенә бер ничек тә йогынты ясамый. Интеллектуаль сәләтләрдә аерма булуга карамастан, хәзерге заман кешесенең баш мие 200 мең ел элек Африкада яшәгән Homo Sapiens баш мие үлчәмнәре белән чагыштырырлык», – ди ул.

4 миф. Баш мие төнлә ял итә.

«Безнең баш мие өчен, бездән аермалы буларак, ял көннәр юк, ул гел эшли. Көндез мәгълүмат җыя, яңа логик чылбырлар төзи, төнлә аларны «үз урыннарына урнаштырып», безгә узган көндәге мәгълүматны эшкәртелгән рәвештә истә тотарга ярдәм итә. Баш миенең кайсыбер бүлекләре үзләренә «буйсынучыларның» – ашказаны, йөрәк, үпкәләр, бөерләр, бавыр һәм башка органнарның – эшчәнлеген тикшереп тора», – ди невролог.

5 миф. Баш мие авыртмый.

«Баш мие авырый алмый, ул – безнең «үзәк процессор»: ул я эшли, я эшләми. Ә менә бөтен гәүдәдә урнашкан нервлар авырту турында сигнал бирә. Мускулларда яки баш мие тышчасында булган авырту «башы авырту» сәбәбе була, ә нәкъ менә кайсы урын авыртканын табиб-невролог ачыклый», – ди белгеч.

6 миф. Төгәл фәннәр яки иҗатка сәләт баш миенең кайсы ярымшары күбрәк үсүгә бәйле.

«Бөтен ярымшарлар да бертөрле үсә. Уң һәм сул ярымшар арасында функцияләрнең төгәл бүленеше юк. Алар икесе дә берьюлы, бербөтен булып эшли», – ди табиб.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100