news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Хатын-кызга мәчеткә җомга вәгазенә килергә ярыймы?

news_top

Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин хатын-кызларга җомга вәгазенә мәчеткә килергә ярыймы икәнен аңлатты. Бу турыда ул телеграмдагы сәхифәсендә сөйләде.

Хәзрәт хәдисләргә нигезләнеп аңлатма бирә.

«Пәйгамбәребез әйткән: Хатын-кыз ул – мәдрәсә. Алар мәчеткә килеп динне өйрәнсә, җомга намазын тыңласа, аннары шушы вәгазне үз балаларына, оныкларына сөйләсә, шуннан зуррак әйбер булмас.

Безнең «Гаилә» мәчетендә хатын-кызлар өчен керә торган урыннар, алар намаз укый торган урыннар аерым. Хөрмәтле хатын-кызлар, ирләрегез рөхсәт итә икән, җомга намазына көтәбез, килегез», – ди хәзрәт.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар