news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Хатын-кыз түләүле операция ясатканнан соң комага киткән – җинаять эше ачылган

news_top

Чиләбедә өлкән яшьтәге хатын-кыз өлкә клиник хастаханәсендә түләүле операция ясатканнан соң комага киткән. Инцидент табибларның ваемсызлыгы аркасында килеп чыккан, дип шикләнә хокук саклаучылар. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының төбәк буенча тикшерү идарәсе хәбәр итте, дип яза «Вести».

61 яшьлек пациентка 2025 елның мартында ашказаны резекциясе ясаганнар. Операциядән соң ул берничә ай реанимациядә яткан, ә аннары аны паллиатив бүлеккә күчергәннәр. Пенсионер хатын һаман аңына килмәгән.

«Һөнәри бурычларны тиешенчә үтәмәү сәбәпле, саксызлык аркасында сәламәтлеккә җитди зыян китерү» маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган.

«Медицина документациясе алынган, суд-медицина экспертизалары билгеләнгән, шаһитлардан сорау алына», – дип хәбәр иткәннәр ведомствоның телеграм-каналында.

Операция бәясе 250 мең сум булган. Хатын-кыз кислород җитмәү сәбәпле комага киткән, дип фаразлана.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар