Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хатын-кыз организмы өчен иң файдалы яшелчә – табибтан фактлар

news_top_970_100
Хатын-кыз организмы өчен иң файдалы яшелчә – табибтан фактлар
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Кәбестәдәге матдәләр хатын-кыз гормоннары – эстрогеннар метаболизмына уңай йогынты ясый. Гинеколог-эндокринолог Евгения Назимова бу яшелчә турында фактлар китерә, дип яза «Челнинские известия» басмасы.

Факт 1. Кәбестә индол-3-карбинолга бай. Бу матдә бавырга эстрогеннарны дөрес эшкәртергә булыша. Бу процесс ярдәмендә онкология (шул исәптән сөт бизләре рагы) куркынычы кими.

Факт 2. Кәбестә шешенүдән коткара! Калий күп булганга, артык сыеклыкны организмнан чыгарырга ярдәм итә. Шешенүләр кими, һәм тән җиңеләеп кала.

Факт 3. Кәбестә тире торышына һәм бит төсенә уңай йогынты ясый, чөнки анда А, С һәм К витаминнары бик күп. Алар ялкынсынуны киметә, кан тамырларын ныгыта һәм тирене сафландыра.

Факт 4. Кәбестә нервларны саклый һәм тыныч йокларга ярдәм итә. Анда магний һәм В6 витамины бар, алар борчылу, тынычсызлану һәм йокысызлык белән белән көрәшә.

Пешкән, тозланган, чи – кәбестә нинди булса да, файдалы. Шуңа аны рационга кертергә кирәк.

Чи кәбестәдән салатлар ясагыз, үсемлек мае салыгыз.

Тозланган кәбестәне ашагыз, бу – табигый пробиотик, ашказаны-эчәк тракты һәм тулаем сәламәтлек өчен файдалы матдәләргә бай.

Пешергән очракта, кәбестәне сары (топленое) май белән пешерегез, ашкайнату органнары эшчәнлегендә җитешсезлекләр булса, бу ысул иң кулае булачак.

Кәбестә согы эчегез, ул ашказаны-эчәк тракты өчен файдалы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100