Пермь краенда «Гомумкуркыныч ысул белән кеше үтерергә омтылу» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Җинаять кылучы – элеккеге ире яшәгән йортка ут төрткән хатын-кыз. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының төбәк буенча тикшерү идарәсендә хәбәр иттеләр, дип яза «Вести.Ру».
Тикшерү мәгълүматларына караганда, 37 яшьлек хатын-кызны җинаятькә көнчелек этәргән. Ул төнлә элеккеге ире яшәгән йортка ут төртертә булган. Нәтиҗәдә өйнең верандасы һәм түбәсе янып беткән.
Соңрак ачыкланганча, янгын вакытында ир-ат өйдә булмаган.
Хәзерге вакытта хатын-кызны кулга алу мәсьәләсе хәл ителә.