Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Хатын-кыз кебек, иркәләгәнне көтәләр» – Әнвәр Нургалиев яраткан шөгылен әйтте

news_top_970_100
«Хатын-кыз кебек, иркәләгәнне көтәләр» – Әнвәр Нургалиев яраткан шөгылен әйтте
Салават Камалетдинов

Җырчы Әнвәр Нургалиевның без белмәгән бер кызыклы шөгыле бар икән. Җырчы гөлләр ярата һәм аларны үстерә. Бу хакта ул социаль челтәрләрдә әйткән. 

«Мин гөлләрне бик яратам, аларда ниндидер аңлатып булмый торган тылсым бар. Хатын-кыз кебек, иркәләгәнне, назны, кайгыртуны көтеп торалар.

Беренче тапкыр кактуслар күчереп утырттым. Барысын да дөрес эшләдемме икән, карагыз әле?» – дип, виртуаль дусларыннан киңәш тә сораган ул.  

«Уңган кеше – уңган шул инде ул», «Бигрәк матур, Әнвәр абый, булдыргансыз», «Гөлләр яраткан кешенең күңеле чиста була, диләр, башкача булу мөмкин дә түгел», – дип мактаганнар аны дуслары. 

«Кактуслар үзләрен яхшы хис итсен өчен, аларны кечкенә чүлмәкләргә утыртырга кирәк. Күчереп утыртканда, яңа чүлмәк алдагысыннан 1 сантиметрга гына зуррак булырга тиеш», – дип аңлаткан аңа бер бакчачы. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100