Гадәттә, хатын-кызлар авыртуны ир-атларга караганда җиңелрәк кичерә, дип санала. Ләкин моңа фәнни дәлил бармы? Сан-Францискодагы Калифорния университеты тикшеренүләре күрсәткәнчә, эстроген һәм прогестерон авыртуны баса торган табигый матдәләр җитештерүче күзәнәкләрне активлаштыра. Бу турыда «Казанские ведомости» хәбәр итте.
Галимнәр ачыклаганча, хатын-кыз гормоннары авырту сигналларының баш миенә барып җитүен тоткарлый.
Шуңа күрә авыртуны баса торган кайбер дарулар хатын-кызларга көчлерәк тәэсир итә. Өлкәнәйгән саен гормоннар кими, һәм авырту көчәергә мөмкин.
Тикшеренү тычканнарда үткәрелсә дә, нәтиҗәләр кешеләр өчен мөһим. Гадәттә, иммунитет өчен җавап бирә торган регулятор Т-күзәнәкләр, гормоннар йогынтысында, авыртуны киметә. Галимнәр бу күзәнәкләр нигезендә артрит, яман шеш һәм башка авырулар вакытында хроник авырту белән көрәшү өчен терапия булдырырга өметләнә.
Бу ачыш авырту турындагы күзаллауны үзгәртә һәм яңа дәвалау ысулларына китерергә мөмкин, диелә хәбәрдә.