Галия төпчек улы Зөлфәт белән авылга кайтып бара. Тәрәзәгә карагач, күз алдыннан агачлар, басулар, кырлар үтә. Улына 18 яшь. Фотограф булырга хыяллана. Шуңа юлда да, вакытны бушка уздырмас өчен, төшерелгән фотосурәтләрен карап бара.
Галия башын машинаның тәрәзәсенә терәп, тирә уйга баткан. Берзаман сискәнеп китеп:
Менә мин сине монда таптым, – диде.
Зөлфәт куркуыннан сикереп куйды һәм әнисе күрсәткән якка башын борды. Аннары гаҗәпләнеп:
Мондамы71 Кырдамы? – дип сорады.
Ана кеше көлеп куйды.
Юк инде, улым. Әнә күк белән җир тоташкан җиргә кара. Анда мине ат арбасында роддомга илтеп яталар иде. Барып җитә алмадым. Шунда гына таптым, – ди.
Нәрсәгә сөйләдең инде? Ничек йоклармын бу хәбәрдән соң? – диде Зөлфәт, авызын бөреп.
Галия тагын башын тәрәзәгә терәде. Ул бәхетле 3 бала әнисе булырга тиеш иде. Әмма, хатын-кыз бәхетенә ирешү өчен. Ходайның нинди генә сынауларын үтәргә туры килмәде аңа!
Беренче малаен ул 17 яшьтә тапты. Рус милләтендәге олы яшьтәге ир-аттан.
Галиянең балачагы ачлык елларына туры килде. Авылда ашарга җитмәү сәбәпле, бөтен капка төпләреннән кычытканнар җыеп, аш пешерә иделәр. Чарасызлыктан, ул дус кызы Сәкинә белән руслар яшәгән күрше авылга юл тотты. Алар һәр йортка шакып, русчаны вата-җимерә: «Кизәк делать надомы?» – дип йөрде. Әгәр бер марҗасы «надо!» дисә, балаларга зур шатлык инде.
Кызлар шулай ипилек эш таптаганнан соң, марҗа боларга ике йомырка тоттырды да сәнәк белән куарга тотынды.
Галия белән Сәкинә таптаган кизәкләр өстеннән йөгереп качарга кереште. Марҗа артларыннан: «Татарки, к черту!» – дип кычкырып калды.
Шул вакыйгадан соң 2 атна узгач, Галия кизәк таптарга күрше авылга үзе генә барырга булды. Авыл арасы – 5 чакрым. Галия юл буе, котырган төлкеләр, кыргый этләр очрамаса ярар иде, дип теләп барды. Тик җәнлекләрдән бигрәк, кешедән куркырга кирәк икән шул.
Берзаман каршысына, чайкала-чайкала, бер ир кеше килүе күренде. Исереккә охшаган. Боларның юлы кисеште.
О, девчонка, кизяк делать идешь?
Галия моңа күзләрен төбәп карап торды да дәшмәде.
– Чего молчишь? Язык проглатила что-ли? А не вы вчера моей жене кизяк растоптали? Чем расплачиваться будешь?
Галия, бу мужикның бәйләнүен туктамаячагын аңлап, кире борылырга теләде. Борылып чабып китте. Ир-ат ачуыннан шешәсен кызга ыргытты. Шул шешә аның башына туп-туры тиеп, Галия аңын җуйды. Тынлык.
Кыз күзләрен ачканда, караңгы төшкән иде инде. Ул авырлык белән генә җирдән торды. Башы чатнаган төсле авыртты. Күлмәген кагарга теләп иелде дә, аның яртылаш ертылганын күрде. Әллә кайсы җирләре авырта иде аның. Ә нәрсә булганын хәтерләми дә.
Өйгә ничек кайтып җиткәндер. Бу хәл турында ул әти-әнисенә сөйләмәде.Чөнки әтисеннән курыкты ул. Әтисе бик тә җитди һәм кырыс кеше иде. Ипи валчыгы өстәл өстеннән төшеп китсә дә, өйдә тынычлык бетә иде. Шуңа күрә, Галия температура күтәрелгәненә зарланды да үз урынына кереп ятты.
Галия ул вакыйганы хәтереннән сызып ташларга теләде. Әмма нәкъ менә шуннан соң аның бөтен проблемалары башланды да. Ике атнадан аның чынлап та температурасы булган сыман иде. Ул башта: «Эх, чирне үзем дәшеп китердем», – дип, үзен үзе тиргәде, ә аннан бөтенләй күңеле болганырга тотынды.
Күреме дә килмәде. Тәмам борчуга калды Галия. Үзен борчыган уйларын беркем белән дә бүлешә алмады ул. Ә вакыт узгач, барысы да аңлашылды. Аңа гына түгел, ә гаиләнең һәрбер әгъзасына да.
Корсак дигән нәрсә үзен озак көттермәде. Зурайганнан зурайды. Әтисе, аны тазарган, дип уйлап:
Ачлык вакытында кайдан май җыясың соң син? – дип сорады.
Галия шул мизгелдә әтисенең алдына тезләнеп, аягына ябышты.
Әткәй, гаеп итмә! Зинһар, гаеп итмә! – дип ялварды. – Мин йөкле, ахрысы, әткәй.
Әтисенә бу хәбәр яшен суккандай яңгырады. Бу хәбәрдән соң кан басымы күтәрелеп, күзләре тәмам кызарды. Аннары ачуын кая чыгарырга белмичә, ябышкан кызының кулыннан аягын тартып алды. Өйдәге урындыклар стенага очты. Бер-бер атлы такта кисәкләре ишелеп төште.
Нишләтергә сине?! – дип иңрәде ул. Аннары кулларын йодрыклап, арлы-бирле йөри башлады. – Үтерәм! Сине дә үтерәм, әниеңне дә! Нинди кыз бала үстергән ул?! Нинди хурлык!
Әткәй, алай димә! Мине күрше авыл кешесе көчләде. Җәй көне. Үзем генә кизәк эшләргә барганда...
Әтисе катып калды. Аннары, бар көченнән өй ишеген тибеп ачып, урамга чыгып китте.
Галия идәндә үзе генә утырып калды. Яшисе килми иде аның бу мизгелдә. Кая китеп югалырга белмәде. Үз-үзенә кул салыр иде, тик әнисен жәлләде. Болай да күп газап чиккән инде ул хатын. Кызын да югалтса, тормышының мәгънәсе бөтенләй калмас.
Галия ишегалдында барган ызгышны ишетте. Әтисе әнисе белән бәхәсләшә.
Булды бу! Килеп чыктык! Кызың йөкле, әнә, бар, кара!
Әнисе Маһинур апа иренә караганда хәбәрне тынычрак кабул итте. Эченнән генә борчылып, бугазында җыелган төерне йота алмады ул.
Ул кызы өчен борчылып, «кызым-кызым» дип ыңгырашты. Идәндә утырган Галияне кочагына алып, күз яшьләренә буыла-буыла елады.
Алга таба Галиянең тормышы үзгәрде. Яшьтәшләре корган максатлары аныкы белән бер түгел иде инде. Мәктәптән соң уку йортына керү турында уйларга мөмкинлеге булмады.
Теге рус мужигын әтисе 12 елга төрмәгә утыртуга ирешә алды. Тик аның белән генә канәгать була алмады. Рус милләтеннән карт мужикның баласын тәрбияләргә кирәк булуы атаны тирән кайгыга салды. Болай да агарып килгән чәчләре бер ел эчендә ап-ак булды. Тик гаиләсенә бер тапкыр да күз яшен күрсәтмәде.
Балага Хәйдәр дигән исем куштылар. «Бернинди Руслан, Альберт түгел! Чын татар исеме кушабыз. Безнең өйдә оныгымның каныннан башка бернәрсә дә русныкы булырга тиеш түгел!» – диде әтисе.
Галияне колхозга сыер савучы итеп урнаштырдылар. Ул анда терлек артыннан тизәк тә көрәде. Андагы хатын-кызлар Галиядән шактыйга олырак иде һәм күңелне дә «зурларча» ачтырдылар. Салкында туңып йөргәннән соң, җылынырга дип, Галиягә 100 грамм тәкъдим иттеләр. Ул беренче көннәрдә моңа бик каршы булды. Аннары, берне генә дип башлап, алар түбәнлегенә төште.
Галия спиртлы эчемлекләргә бик тә бәйле булды. Көненә берне дә йотмаса, кулыннан эш килмәде. Әле әти-әнисенә дә сиздермичә яшәде. Бәхеткә, баланы имезүдән туктаган иде.
Бер елны фермага 30 яшьләрдәге Кәфил исемле егет килде. Теге хатыннар, салган баштан, бу егет янында бөтерелде. Анардан ярдәм итәргә сорыйлар да, рәхмәт итеп бер ярты бирәләр.
Шул бер утырышта Галия Кәфил белән танышты. Яшьләр арасында җылы мөнәсәбәтләр урнашты. Егет аны өенә кадәр озатыр булды.
Фермада эшләүче хатыннар егетнең Галия янында булганын күреп, шунда ук кызның «җилдән туган» баласы барлыгын әйттеләр.
Кәфил исә моңа гаҗәпләнсә дә, Галия белән аралашуны өзмәде. Ә бер озатканда:
Мине малаең булу борчымый. Артык сораулар бирмәскә сүз бирәм. Мин дә хәзер маңка малай түгел. Яшем бара, өйләнергә кирәк. Яңа күченеп килдем авылыгызга. Өйдә үзем генә торам. Син минеке булырга ризамы? – диде.
Галиянең егетне артыннан чаптырып йөрерлек чагы түгел шул. Аның бар теләге – әти-әнисе йортыннан чыгып китү. Шуңа күрә, икеләнеп тормыйча, бик тиз ризалашты.
Гөрләтеп, 4 көнлек туй уздырдылар. Авыл халкы рәхәтләнеп ял итте, сыйланды.
Яшьләр бергә эшкә йөрде, бергә кайтты. Хәйдәрне Галиянең әнисенә калдырып китәләр иде. Аннары, корсакка узгач, Галия өендә утыра башлады.
Барысы да әйбәт кебек иде, тик менә эчүеннән генә арына алмады. Галияне һаман шешәгә тартты. Балага зыян салуы да аны туктата алмады. Кәфил үзе эштән соң эчсә дә, хатынын бу бәладән сакларга теләде. Баланы таба алмас, дип борчылды.
Нинди көчләр булышкандыр, тик Галия баласын күтәрә дә, таба да алды.
Бер көне аның янына кунакка дус кызы Сәкинә килде. Ул югары уку йортында соңгы курсны бетереп ята иде.
Мин билге артыннан куганда, син инде икенчене табып ятасыңмы? – дип көлде.
Белем иясе булырга язмаган шул. Минем өчен дә укы инде, – диде, баланы кулында тибрәтеп. Аннары аны диванга куйды да аш бүлмәсенә чыкты.
Эчәсеңме? – диде.
Юк.
Эчергә өйрәтмәделәрме институтыңда?
Син нәрсә? Кызларга эчәргә ярамый.
Алдыйсың. Шәһәрдә укы да, эчеп тә карама, – диде Галия һәм өстәлнең аскы тартмасыннан ярты чыгарды.
Әллә син эчәсең?
Синең килгән хөрмәткә берне җибәреп куям инде. Кәфил дә эштә. Аның алдында болай утырып булмый.
Син кызыңны имезәсең түгелме соң?
Нәрсә булсын аңа. Тынычрак йоклый ул аның каравы. Тсс... әнә, ишетәсеңме? Бер тыны да чыкмый.
Галия күпме генә Сәкинәне кыстамасын, барып чыкмады. Кыз аның кыланмышына түзә алмыйча, озак утырмады. Исәнлек-саулык теләп, ишекне ябып чыгып китте. Һәм башка килмәде.
Кыз бала 1 яшен дә тутырмады. Сәламәтлеге начар булганга күрә, ул каты температура белән газапланып, кинәт кенә вафат булды.
Бала кайгысы ир белән хатын арасын суытты һәм тирән кайгыга батырды. Кәфил Галияне баланың үлемендә гаепләде.
Хәйдәрне ал да кайтып кит әниең янына. Эчүең белән бөтен тормышны астын өскә китердең.
Әти кертмәячәк мине, Кәфил. Кая барыйм хәзер? Кума мине, җаным. Мин сиңа сәламәт бала табачакмын. Бер генә мөмкинлек бирүеңне үтенәм. Эчүемне дә ташлыйм, Кәфил. Бер грамм да эчмим бүтән.
Кәфил ышанды. Нәрсә генә булса да, ярата иде ул Галияне. Киләчәге өчен борчылса да, хатыны чынлап та башка шешәгә якын килмәде. Чәлпәрәмә килгән тормыш җайлана кебек иде.
Галиянең өченче баласы – Зөлфәт иде. Бүген алар икәү шәһәрдән машинада өйгә кайтып килә. Галия башын тәрәзәгә төбәгән. Яшьлек хатирәләре башыннан бер мизгел булып үтте аның.
Зөлфәт, ярый әле син тудың, улым, – дип куйды Галия, – Мин ул арбада салам арасында барганда, сине таба алмамын дип курыктым. Ә син – шундый көтеп алынган бала.
Зөлфәт әнисенең кичергәннәрен белми иде шул әле. Аның кулында – яңа фотоаппарат. Ул тиздән үзе теләгән эше белән шөгыльләнәчәк.