Хатын ишегалдындагы пычрак су чокырында өч ел элек югалган иренең сөякләрен тапкан
Таиландта яшәүче хатын ишегалдындагы пычрак су чокырында 3 ел элек югалган иренең сөякләрен тапкан. Бу хакта The Thaiger басмасына сылтама белән «Рен-ТВ» хәбәр итә.
1 сентябрьдә 60 яшьлек хатын ишегалдындагы ташландык чокырның пычрак белән тулганлыгын күреп ала. Чокырны чистартмакчы булганда, ул сөяк кисәкләренә һәм баш сөягенә тап була. Моннан тыш, хатын 65 яшьлек иренең футболкасын да табып чыгара.
Хатын-кыз сөйләгәнчә, аның ире 2022 елның 15 ноябрендә хәбәрсез югалган. Ул полициягә гариза язган, әмма ире турында бер хәбәр дә булмаган. Күпмедер вакыт узгач, хатын-кыз ирен базарда башка хатын белән күрүләре турында сөйләүләрен ишеткән. Шуннан соң гаилә ир-атны, сөяркәсе янына киткән, дип уйлаган һәм аны эзләүдән туктаган.
Иренең мәетенең калдыкларын тапкач, хатын башта балаларына хәбәр биргән, ә аннары полициягә мөрәҗәгать иткән. Тикшерүчеләр һәлак булучының шәхесен билгеләячәк һәм үлем сәбәпләрен ачыклаячак.