news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Хатын иренә пычак белән янаган, һәм ире аның үзен чәнчеп үтергән

news_top

Бәләбәйдә яшәүче ир-атны хатынын үтергән өчен хөкем иттеләр. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Башкортстан судларының берләштерелгән матбугат хезмәте белешмәсе буенча, 2023 елның февралендә ир белән хатын өйдә хәмер эчеп утыра. Аннары хатын пычак ала һәм иренә таба болгый башлый, иренең муенын пычак белән тырнап та ала. Ир бик каты ачулана һәм хатынына ташлана.

«Йокы бүлмәсендә ул хатыныннан пычакны ала да хатынның күкрәк читлегенә кадый. Хатын үлә», – диелә хәбәрдә.

Судта ир гаебен танымый, ул, саксызлык аркасында үтердем, дип саный.

67 яшьлек ир-атны 8 ел да 4 айга ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Ул мәрхүмәнең улына 500 мең сум түләргә тиеш була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар