Хатыйп Миңнегуловның 85 яшьлек юбилеенда: «Тормышның төбеннән күтәрелгән зур галим ул»
КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында филология фәннәре докторы, Казан университетының атказанган профессоры, Россия һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, галим Хатыйп Миңнегуловның 85 яшьлек юбилей кичәсе булды. Юбилярны котларга фән һәм мәдәният эшлеклеләре, шәкертләре, җитәкчеләр килгән иде.
«Милли-мәдәни мирасның яшерен пәрдәләрен ачып...»
Юбилей кичәсе Хатыйп абыйның уй-фикерләре белән башланып китте. «Узган юлымның һәр карашы минем өчен кадерле, истәлекле, чөнки ул – үткән гомеремнең бер өлеше, яшәешемнең бер баскычы... Язмыш минем кулыма каләм биргән, мин аңа рәхмәтлемен. Ул мине – авылның бер малаен, татарның бер баласын – үз исемемне башкаларга да ишеттерерлек, танытырлык итеп яшәтте», – дигән сүзләр яңгырады. Кичә дәвамында экранда Хатыйп Йосыф улының тормышында булган төрле мизгелләре фоторәсемнәрдә күрсәтелде.
Хатыйп абый – университет тарихында тирән эз калдырган, һәрвакыт университет фәнни җәмәгатьчелегенең игътибар үзәгендә торган шәхесләрнең берсе. 1967 елның ноябреннән башлап, менә инде 56 елдан артык Хатыйп Миңнегуловның бөтен тормышы данлыклы Казан университеты белән бәйләнгән.
Гади укытучы буларак башланган хезмәт юлында ул, төрле баскычлар аша үтеп, кафедра мөдире дәрәҗәсенә күтәрелә, 1999 елдан алып, 2009 елга кадәр Хатыйп Йосыф улы, зур җаваплылык белән, татар әдәбияты кафедрасы мөдире вазифаларын үти, 2022 елдан ул – Казан университетының атказанган профессоры, татар әдәбияты кафедрасының профессор-консультанты.
КФУның уку-укыту эшләре буенча проректоры Екатерина Турилова галимне Казан федераль университеты хезмәткәрләре һәм ректоры Линар Сафин исеменнән котлады:
– Алтынчы дистә ел университет үсеше өчен хезмәт куясыз, фән өлкәсендәге казанышларыгыз турында озаклап сөйләргә була. Безнең өчен иң мөһиме – Сезнең остаз булып калуыгыз. Сез студентларыбызның тормышын кызыклы, онытылмаслык итәсез. Татар әдәбиятының күпкырлы якларын ачасыз, шуның өчен Сезгә зур рәхмәт, – диде ул.
Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов институт директоры Рәдиф Җамалетдинов исеменнән котлау сүзләре җиткерде.
– Бүгенге көндә Хатыйп абый – әдәбият кафедрасында профессор-консультант. Аның безнең арада булуы – зур таяныч та, ярдәм дә. Без – бик бәхетле буын, чөнки фәнни, уку-укыту юнәлешендә, методик өлкәгә таянып эшләгән олпат галимнәребез бар. Конференцияләрдә катнашкан, галимнәр арасыннан чит илләрдә иң күп йөргән кеше – Хатыйп абыебыз. Һәр ай саен конференциягә бара ул, чыгыш ясый. Каядыр барып кайтса – телефонга шалтыратып сөйли. Мондый шалтыратулары ай саен! Сәхнәгә Хатыйп абый бии-бии менде – эшкә дә ул шулай бии-бии килә. Сезгә сәламәтлек, озын гомер, бәхет-шатлыклар телим. Татар филологиясен, әдәбиятын, телен саклау, үстерү, киләсе буыннарга тапшыру юнәлешендә эшләүчеләрнең бик зур бәйрәме бу, – дип билгеләп үтте.
Кичәнең алып баручылары – Татарстанның атказанган артисты Илфак Хафизов һәм әлеге уку йорты студенты Ризәлә Гыйләҗева Хатыйп Миңнегуловның исеме татар дөньясында, галим, югары уку йорты укытучысы булудан тыш, публицистик язмалар авторы, Язучылар берлеге әгъзасы буларак та билгеле булуын искәрттеләр. Чыннан да, әдәбиятыбызны үстерү өлкәсенә дә үз өлешен керткән, милли-мәдәни мирасның, нәзари байлыкның яшерен пәрдәләрен ачып, киң катлам укучыга ирештергән шәхесләребезнең берсе ул.
Ркаил Зәйдулла: «Инде без картаеп беттек, ә ул һаман биеп йөри!»
Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла Хатыйп Миңнегуловның шәкерте булуы белән горурлануы турында сөйләде.
– Элек авылга бәрәңге алырга җибәрә иделәр. Казаклар авылына кайттык, Хатыйп ага безнең җитәкче булды. Ул вакытта аңа 40 яшь тирәсе иде. Менә шунда мин укытучылар арасында әдәбиятка гашыйк, фидакяр, фанат кешеләр бар икәнлеген аңладым. Хәзер инде без картаеп беттек, ә ул һаман биеп йөри!
Ул чит илләргә бик күп йөри, аеруча – Казахстанга! Чөнки ул – Казахстан кияве. Хатыйп абый белән Казахстанга бергә барырга туры килде. Шаккаттым, аны бөтен казах белә икән. Һәр казах килеп, «остазым», «хуҗам» дип баш иде. Шулай ук, без дә сине яратабыз! Ирләрчә! – диде ул.
«Хатыйп абый – гыйлем таратучы, халкыбызның асылташы, алтын баганасы»
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты әгъзасы Рамил Төхвәтуллин Хатыйп абыйны, тарихка, мәдәнияткә, туган телебезгә мәхәббәт уятучы, дип атады.
– Ул беркайчан да битараф түгел. Күңеле белән яшь. Һаман да иҗат итә, китапларын чыгара. Мин мондый эшләргә ике гомер биргән булыр идем. Хатыйп абый – гыйлем таратучы, халкыбызның асылташы, алтын баганасы. Гомумән, милләтнең асылташлары алар – зыялылар. Халкыбызның иң кадерле кешеләре. Алар – фикер, халыкның киләчәген, мәгънәсен булдыра ала торган шәхесләр. Һәрвакытта шундый яшь йөрәкле булып калыгыз. Сезнең дәртегез дә, дәрманыгыз да җитәрлек. Безгә үрнәк булып, киләчәктә дә матур итеп бии-бии сәхнәләрдә күрешергә язсын. Рәхмәттән башка сүзем юк, – диде ул.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев, Данис Шакиров исеменнән котлады.
– Хатыйп абый – Бөтендөнья татар конгрессы өчен бик якын кеше. Ул еш кына, безнең делегацияләр белән, Россиянең, дөньяның башка төбәкләренә бара. Хатыйп абыйга һәрвакыт иң матур, зәвыклы киенгән, мөлаем хисле хатын-кызлар карап кала. Бу – төбәкләрдәге татар теле укытучылары, милләттәшләребез, милли мәркәзнең иң асыл затлары.
Аллаһның рәхмәте киң, безнең Хатыйп абыебыз бар! Без Сезнең белән горурланабыз, озын гомер телибез. Ел дәвамында Хатыйп абыйның юбилеена багышланган дистәләгән кичәләр уза, без аларның берсен дә калдырмаска булдык, – диде ул.
Ким Миңнуллин: «Аның ни дәрәҗәдә таләпчән икәнлеген беләм»
Алып баручылар фән дөньясына 1960 еллар ахырларында аяк баскан Хатыйп Миңнегуловның әдәбият белеме фәне үсешен өйрәнүне яшәү гаменә әверелдергән абруйлы тикшеренүчеләрнең берсе, Урта гасыр татар әдәбиятын бербөтен процесс буларак өйрәнгән галим булып өлгерүен әйтте.
Хатыйп Йосыф улы 1972 елда Алтын Урда чоры төрки-татар шагыйре Сәйф Сараи иҗатын өйрәнгән – кандидатлык, 1991 елда «Татар әдәбияты һәм Шәрык классикасы» темасына докторлык диссертацияләрен яклый. Аның татар, рус, төрек, инглиз, төрекмән, казах, таҗик телләрендә 1800дән артык язмасы дөнья күрә, шуларның 25е – монография.
Галимнең тырышлыгы, үҗәтлеге нәтиҗәсендә, шактый гына кулъязмалар, урта гасыр әдипләренең иҗади мирасы киң фәнни әйләнешкә кереп китә, Йосыф Баласагунлы, Кол Гали, Котб, Сәйф Сараи, Мөхәммәдьяр, Мәүла Колый, Таҗетдин Ялчыгол, Шәмседдин Зәки һ.б. әдипләр иҗаты үз бәясен ала.
Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты директоры Ким Миңнуллин Хатыйп Миңнегуловның укымышлы, китаплы, белемле татар халкын бөтен дөньяга таныту юнәлешендә зур адым ясаганын билгеләп үтте.
– Хатыйп абыйны белүемә дә 45 ел булган икән. Ул шундый ук әдәбиятка гашыйк, үзсүзле, катгый кеше булып кала бирә. Совет чорында дөньяга килеп, укымышлы, китаплы, белемле татар дөньясын бөтен дөньяга таныту юнәлешендә зур бер адым ясаган буын баласы. Вакыт шундый тиз уза. Совет чоры да еракта калды. Башка: «Әлеге буыннан соң ничек эшләрбез, фән дөньясы ничек булыр?» – дигән уйлар килә.
Мин, икенче курста укыганда, Хатыйп абыйда курс эше язган идем, аның ни дәрәҗәдә таләпчән икәнлеген шуннан да белдем, – диде һәм Мактау грамотасын тапшырды.
Ул Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкат Миңнехановның академиклар исеменнән котлавын укыды. «Татар филологиясе өлкәсендә башкарган хезмәтләрегезне югары бәяләп, ихластан рәхмәт белдерәм. Сез татар әдәбияты белеме аксакаллары сафында торучы, гыйльми педагогик эшчәнлегегездә үз фәнни мәктәбен булдырган абруйлы галим, күпсанлы хезмәтләр авторы, зур хөрмәткә ия мөгаллим. Киңкырлы эшчәнлегегез төрки дөньяда да киң танылу китерде. Фидакяр хезмәтләрегезнең тагын бер күрсәткече – Татарстан һәм Россиянең төрле төбәкләренә таралып яшәүче, хезмәт куючы, күпсанлы шәкертләрегез булуыдыр. Бүген дә яшь буынга үрнәк булып торасыз. Игелекле хезмәтегезнең нәтиҗәләре куандырсын, уй-ниятләрегез тормышка ашсын, – диелгән иде котлау хатында.
Искәндәр Гыйләҗев: «Аның белән сәфәрләргә чыгу рәхәт, күңелле»
Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев Хатыйп Миңнегуловның татар халкының язмышы, татар әдәбияты, мәдәниятенең хәле, татар мәктәбе, балалары, милләтебезнең киләчәге өчен борчылып торуына басым ясады.
– Бу яктан ул безнең өчен үрнәк булып тора. Хатыйп абый – гаҗәеп дәрәҗәдә зур галим. Аның белән сәфәрләргә чыгу рәхәт, күңелле, чөнки ул, бик җор телле, белемле кеше буларак, кызыклы хәлләр сөйли. Булганын да, булмаганын да сөйләп җибәрә! Тормыш мәктәбе, фәнгә керткән өлешегез, зур хезмәтләрегез, тынгысыз кеше булуыгыз өчен рәхмәт, – диде ул.
Татарстан Фән һәм мәгариф министрлыгының «Белем бирү процессын укыту-методик тәэмин итү секторы» әйдәп баручы киңәшчесе Ләйсән Гайфуллина дәреслекләрнең Хатыйп Миңнегулов хезмәтләренә нигезләнеп эшләнүен әйтте.
– Дәреслек авторлары исеменнән Сезгә рәхмәт әйтәбез һәм Сезнең белән горурланабыз. Хезмәте барның – кадере, хөрмәте бар, дигән халкыбыз. Юбилеегызны халкыбызның мөхтәрәм улы буларак каршылыйсыз. Бик күп еллар хезмәтегезнең игелеген күреп, сәламәтлектә яшәргә язсын, – диде ул һәм министр Илсур Һадиуллинның Рәхмәт хатын, бүләкләрен тапшырды.
Якташлары: «Хатыйп абыйның һәр сүзе безнең өчен бик кыйммәтле»
Хатыйп Миңнегулов 85 ел элек – 1939 елның 12 маенда Татарстанның хәзерге Зәй районы Апач авылында дөньяга килә. «Әтисе ягыннан алар руханилар, морзалар нәселенә барып тоташа. Балачагы яшьтәшләреннән бер ягы белән дә аерылмый: уку, җиденче сыйныфны тәмамлауга эшкә керешү. Ләкин белемгә омтылган егетне болар гына туктатып кала алмый, ул үзләреннән 25 чакрым ераклыктагы Сарман районы Иске Кәшер авылында урта мәктәпне тәмамлый», – дип сөйләде Ризәлә Гыйләҗева.
Сүзне Хатыйп абыйның якташлары – Зәй һәм Сарман районы вәкилләренә бирделәр.
– Хатыйп абый – үз гомерен бөтен татар дөньясы өчен багышлаган затлы шәхес. Без аның белән Илһам Шакиров, Морат Рәмзиләр белән горурлангандай күккә чөябез. Хатыйп абый беркайчан да туган ягы белән араларны өзмәде, туган ягыбызның терәге булып торды. Миһербанлы, шәфкатьле булуыгыз, укучыларыгызны сафка тезеп бастырганыгыз өчен ихлас рәхмәт. Халкыгызга фидакяр булып калырга язсын, – диде Сарман якташлары һәм район башлыгының Рәхмәт хатын, котлавын тапшырды.
– Туган ягыбыздан бик күп шәхесләр чыккан. Алар арасында: Мансур Хәсәнов, Рабит Батулла, Мөдәррис Әгъләм, Наил Дунаев исемнәрен генә атау да Зәебезнең зур дәрәҗәгә ия икәнен күрсәтә. Якташыбыз, галимебез Хатыйп абый зур эшләре белән Зәй данын еракларга – халыкара дәрәҗәдә таныткан абруйлы шәхес. Хатыйп абый, милләтебез, ватаныбызга багышланган гомер юлыгыз өчен барлык зәйлеләр исеменнән рәхмәт сүзләрен белдерәбез. Хатыйп абыйның һәр сүзе безнең өчен бик кыйммәтле, – диде Зәйдән килгән якташлары һәм район башлыгының Рәхмәт хатын, котлавын тапшырды.
Рәдиф Гаташ: «Хатыйп Миңнегулов – безнең милләткә нәкъ менә бүген кирәкле шәхес»
Хатыйп Миңнегуловның университетта уку еллары «Хрущев җепшеклеге» чорына, милли-мәдәни җанлану дәверенә туры килә. Рәдиф Гаташ, Әдхәт Синугыл, Даут Сөнгатов, Мәлик Хәйруллин, Лена Таҗиева, Розалина Миңнуллина һ.б. күпләгән танылган шәхесләр шушы төркемдә белем ала.
Бу елларның шаһитлары – Хатыйп Йосыповичның гомер буена аерылмас дустына әверелгән шагыйрь, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе Рәдиф Гаташ галимнең милләтнең зур, кадерле кешесе булуын искәртте:
– Укыган вакытта ук мин аңа: «Энҗе-алмазлар югалмас», – дип әйтә идем. Хатыйп каядыр китеп торганда, башка илләргә барганда, Тукайның Исхакыйга язган шигырен искә төшерәм: «Кайт әле монда. Кайт әле, саргайтма әле», – димен. Габдулла Тукай Гаяз Ихсакыйны сагынган шикелле, Хатыйп командировкага китсә: «Хатыйп җитми, үткен сүзе җитми», – дибез. Хатыйп Миңнегулов – безнең милләткә нәкъ менә бүген кирәкле шәхес. Чөнки туган телебез, халкыбыз, беләсез, нинди шартларда яши... Шул чакта туган телнең хакын хаклап, милләтне яклап сүз әйтә торган Хатыйбыбыз – санаулы кешеләрдән берсе. Шуңа күрә дә мин аның бу эшләрен хөрмәт итәм, – диде галимнең якын дусты.
Сүз уңаеннан, галимне командировкадан кайтып төшкән «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон да котларга килгән иде.
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Геннадий Максимов Хатыйп Миңнегулов белән күптәнге танышлар, дуслар, фикердәшләр булганын әйтте.
– Кайчак якыннарым янында: «Мин – Хатыйп абыйның тормыш университетын үткән кеше!» – дип, мактанып та җибәрәм, – диде.
«Тәртип» радиосы баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева «Татмедиа» АҖ исеменнән юбилярны котлап үтте.
Фоат Галимуллин: «Татар тарихын җентекләп өйрәнүдә искиткеч батырлыклар кылып яши»
Хатыйп Йосыф улының соңгы еллардагы хезмәт юлы Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, татар әдәбияты кафедрасы белән бәйле. Сүзне Хатыйп Миңнегуловның озак еллар бергә эшләгән хезмәттәшләренә – филология фәннәре докторы, татар әдәбияты кафедрасы профессоры Фоат Галимуллинга бирделәр.
– Сез үзегезнең затлы каләмегез белән гомер буе халкыбыз, милләтебез өчен борчылып яшәдегез. Шуңа күрә халкыбыз Сезне ярата. Быел татар теле белеме һәм татар әдәбияты кафедраларының оешуына 80 ел тула. Шушы 80 елның төрле чорлары булды. 1980 еллар урталарында кинәт хәл-әхвәл үзгәреп китте. Аңа кадәр сыйнфый караш үзәктә тора иде. Сыйнфый көрәштән башка халыкның күңеле, рухы, милләтнең гореф-гадәтләре бар. Марксизм-ленинизм нигезендә ул якларны ачып булмый иде. Нәкъ шушы вакытта Хатыйп Йосыф улы һәм аның хезмәттәшләре мәйданга килде. Хатыйп абый 50 ел гомерен яңа мөмкинлекләрне файдаланып, татар тарихын, аның сүз сәнгате тарихын җентекләп өйрәнүдә искиткеч батырлыклар кылып яши, гомере буе көрәшә. Шуңа күрә аның яшәеше – гамьле яшәү үрнәге, – диде галимнең коллегасы.
Марсель Бакиров: «Ул – тормышның төбеннән күтәрелгән зур галим»
Юбилярны котларга килүчеләр арасында иң өлкән яшьтәге кеше – тюрколог, филология фәннәре докторы, профессор, галим Марсель Бакиров иде.
– 91нче яше белән бара торган иң өлкән кеше миндер. Хатыйп Йосыф улы белән күп еллар эшләгән коллегасы буларак, мин аның педагогик, фәнни эшчәнлеген ничек башланганлыгын башкаларга караганда күбрәк беләм. Галимҗан Ибраһимов әйткәндәй, ул – тормышның төбеннән күтәрелгән зур галим. Гаҗәп дәрәҗәдә зур уңышларга ирешкән милләтпәрвәр шәхес. Дәреслекләр, монография, мәкаләләр дисеңме, алар бит меңләп исәпләнә! Моңа гаҗәп зур хезмәт салынган.
Хатыйп Миңнегулов ут борчасы кебек, мин аны истәлекләремдә терекөмеш белән чагыштырам. Радиодан да, телевидениедән дә чыгыш ясый. Хәтта Кытайга кадәр барып җитте! Ул – гаҗәп туры сүзле, шуның аркасында ул кайберәүләрнең «сөйкемле сөягенә» әйләнгәндер. Хатыйптан ак көнләшү белән көнләшеп яшим. Барыбызны да булдыра торган шәхес. Вахит Имамов юбилеенда атка атланып төшкән фотосы истә калган. Мин дә Хатыйпны ак атка атландырып, генерал буларак төшерер идем, – диде ул.
Галимне татар әдәбияты кафедрасы мөдире, профессор Флера Сәйфуллина, доцент Гөлфия Гайнуллина, татар теле белеме кафедрасы мөдире Гөлшат Гайнуллина һәм башка бик күп хезмәттәшләре, якыннары котлады.
Хатыйп Миңнегулов: «Беркайчан да матди якны үзәккә куймадым»
Ә хәзер инде сүзне кичәнең төп сәбәпчесе – хуҗасына бирделәр.
– Апалар-абыйлар бармак белән генә санарлык хәзер. Шуңа күрә, яшем арткан саен, мин үземнән өлкән булган кешеләргә ихтирам белән карыйм. Аларга Аллаһы Тәгалә озын гомер бирсен иде, алар яшәсен иде, дим. Алар китсә, кызыгы калмый. 85 ел, уйлап карасаң, бик зур сан. Шушы яшькә җиткәнмен икән, иң беренче, Аллаһы Тәгаләгә, әти-әнигә, якыннарыма, хезмәттәшләргә рәхмәтле. Алар булмаса, мин бу яшькә җитә дә алмас идем. Бернәрсә эшләмәсәң дә, бу заманда шушы яшькә җитү – зур батырлык.
Тормыш принцибым шул: мин үземә таянам. Һәр адымым үземнең тырышлык, үҗәтлек белән салынды. Беркайчан да матди якны үзәккә куймадым. Булдыра алган кадәр кешеләргә ярдәм итәргә тырышам. Халкымның язмышы, аның рухи мирасына өлеш керттем, әлбәттә, барысын да башкарып бетереп булмады. Туры сүзле дә мин, кайчак, кешеләрне рәнҗеткәнемдер, андыйлар бар икән, гафу үтенәм. Махсус беркемне дә рәнҗеткәнем юк.
Шәкертләремне, студентларымны тәрбияле, белемле итәргә тырыштым. Мин генә түгел, алар да мине өйрәтте. Укучыларымның шатлыкларына куанам, кайгылары булса, кайгырам. Юбилей кичәсен оештырганнары өчен, университет һәм институт җитәкчелегенә, кафедрага, хезмәттәшләремә рәхмәт! Бәйрәм шулкадәр ихласи булды, куанып утырдым. Телебезгә, әдәбиятыбызга, милләтебезгә дә игътибар, алар турында да уйлану кичәсе булды. Бүген яңгыраган фикерләр алга таба торгынлыктан уянырга йогынты ясар дип уйлыйм. Киләчәктә безнең халык тарихта тиешле урында булыр, дип ышанам, – диде Хатыйп Миңнегулов.
Хатыйп Миңнегулов «Татар-информ» редакциясенә шалтыратып, кичәдә булган, оештыру эшләрендә катнашкан барлык кешеләргә рәхмәт әйтүен сорады.
- Хатыйп Йосыф улы Миңнегулов – фән һәм техника өлкәсендә Татарстанның дәүләт бүләге лауреаты (1995), Россия Гуманитар фәннәр академиясе академигы, «Халыкара ел кешесе» (Англия, Кембридж, 1998), Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Кол Гали (1998), Гаяз Исхакый (2005), Җамал Вәлиди (2014), Сөббух Рәфыйков (2015), Һади Атласи (2017) һәм Шиһабетдин Мәрҗани (2018) исемендәге әдәби, гыйльми премияләр лауреаты, Халыкара казакъ-төрек университетының «Шәрәфле профессоры» (2004), «Мактаулы остаз» (2024), танылган галим, тюрколог-ориенталист, педагог һәм җәмәгать эшлеклесе.