Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәтта хастаханәгә дә бармый торган әби Руслан Кираметдинов янына килгән: «Кайгырам, улым»

news_top_970_100
Хәтта хастаханәгә дә бармый торган әби Руслан Кираметдинов янына килгән: «Кайгырам, улым»
Руслан Кираметдиновның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Руслан Кираметдиновның Казандагы концертына 84 яшьлек әби килгән. Ул моңарчы беркая да, хәтта хастаханәгә дә барганы булмаган, чөнки әбинең машинада «күңеле болгана» икән.

«Руслан, фәрештәң килгән», – ди әбине тыңлап торучылар.

Видеода күренгәнчә, Руслан әбине ихластан берничә тапкыр кочаклап ала.

«84 яшемә кадәр Казанның кырыен гына күргән кеше. Үләр вакытым җиткәч, шушы биналарны күрергә язган. Сине кочаклап үбәсем килә. Кызым телефоннан да җибәрә, телевизордан да карыйм. Синең өчен бик кайгырам, борчылам, улым. Алдагы көннәрдә иҗатыңда уңышка ирешергә язсын. Нинди максатың булса, шуңа ирешергә насыйп булсын», – ди ак яулыклы әби һәм җырчының кулларын тотып, теләкләр дә тели.

«Аны хастаханәгә дә алып барып булмый. Беркайчан беркая алып барып булмый. Салаватка да бармады», – ди әбинең кызы.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 21 октябрь 2023
    Сирень
    Русланны без дэ яратабыз
  • 21 октябрь 2023
    Исемсез
    Эчкерсез эби,чын кунеленнэн тели Руслан телэклэрен!Яратмаслык мени сине Руслан!Синдэге мон,узен акыллы,тэрбияне,чибэр,нэкь сэхнэ кешесе!Алдагы тормышында зур унышлар,атказанган ,халык артисты исемен бирулэрен телим!Син мона куптэн лаек!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100