Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Хәтта Шарик та шатлыгыннан елады»: Мобилизацияләнгән Илдар ялга кайткан

Мамадыштан мобилизацияләнгән Илдар дошманны җиңгәннән соң тормышка ашырачак планнары турында сөйләде.

news_top_970_100
«Хәтта Шарик та шатлыгыннан елады»: Мобилизацияләнгән Илдар ялга кайткан
Фото: "Мамадыш-информ"

Илдар Биктаһиров ялга кайтачагы турында беркемгә дә хәбәр бирми. Олыяз авылындагы йортлары капкасыннан кергәндә, аның туганнары чәй өстәле артында була. Ишегалдында Шарикның гадәттәгедән каты өрүен ишеткәч, барысы да тәрәзәгә карый. Бу хакта «Мамадыш-информ» журналисты Николай Михайлов яза.

Ишегалдында булган Шарик шатлыгыннан солдат тирәли әйләнә, аңа сикереп менәргә тырыша, өрә. Ә иң гаҗәбе – этнең күзләреннән яшьләр ага. Бәхет күз яшьләре. Дүрт аяклы дусты озак вакыт тынычлана алмый. Солдат эт тирәсендә әйләнгәндә, ишегалдына барлык туганнары йөгереп чыга. Кочаклашу, сәламләшү, күз яшьләре...

Илдар Биктаһиров та күз яшьләрен тыя алмый, аңа алгы сызыкның барлык авырлыкларын кичерергә туры килгән, һәм соңгы бер елда ул ирләрчә олыгайган. Өйгә узганчы, ул сарайга керә. 8 ай – озак вакыт, әмма үгезләр һәм сыерлар үз хуҗаларын таный. Илдар көз көне үк терлекләр өчен сарайны зурайту идеясе белән яна, әмма, вакыт күрсәткәнчә, планнарны үзгәртергә туры килә. Октябрьдә, мобилизация буенча, аны хәрби комиссариатка чакыралар. Ул бу карарны тыныч кына кабул итә.

– Ничек бар, шулай әйтәм. Мин улымның мобилизациягә чакырылуы турындагы хәбәрне бик авыр кабул иттем. Аны озатканнан соң еламый калган көнем юк. Нәрсә генә эшләсәм дә, бар уем улым турында гына. Бу хуҗалыкны без бергә күтәрдек. Аның яшьтәшләре авылдан китеп беттеләр. Ул Олыязда калды. Ул һәрвакыт, кайда гына булсаң да, һәр җирдә эшләргә, тырышырга кирәк, дип әйтте. Махсус хәрби операция зонасына киткәндә: «Әни, сиңа сеңлем белән хуҗалыкны алып бару бик авыр булачак инде. Ләкин, зинһар, баш санын киметмәгез. Җиңеп кайткач, алар өчен яңа сарайлар төзиячәкбез, алга таба да саннарын арттырачакбыз», – диде.

Аллаһка шөкер, эш бара. Улым гына исән-сау булсын. Ышанасызмы, Шарик та аны бик сагына, сизелеп тора. Беренче 3 көндә бернәрсә ашамады, эчмәде. Кергән кешегә дә өрмәде. Берничә төн сагынудан улады гына. Ул Илдарга бик бәйләнгән. Хайваннар аны бик тиз якын итәләр иде. Күрәсең, аның характерын шунда ук аңлаганнардыр. Ул шәфкатьле, игелекле. Көчсезрәкләрне беркайчан да рәнҗетмәде, башкаларга да моңа юл куймады. Ул һәрвакыт гаделлек өчен, – дип сөйли Илдар Биктаһировның әнисе Алсу ханым.

Илдар беренче көннәрдән үк хезмәткә зур җаваплылык белән карый. Хәрби җыеннарда «радиациядән, химик һәм биологик коралдан саклану буенча иң яхшы солдат» дипломын ала.

Энергодар хәрби-гражданлык администрациясенең, «Юг» армия төркеме командующиеның Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Күкрәгендә – «Хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан өчен» медале. Ул аның белән бергә хезмәт итүче Татарстан егетләре өчен үрнәк булып тора.

– Аллаһка шөкер, безнең взводта әлегә югалтулар юк. Киләчәктә дә безгә уңышлар юлдаш булсын. Һөҗүмгә эләгү очраклары күп булды. Аллаһы Тәгалә безне саклый.

Ерак сәяхәтләр алдыннан авыр минутларда дога кылабыз, Аллаһыдан безне саклавын сорыйбыз. Отпускка без Татарстаннан 5 егет кайттык. Җиңеп кайтканнан соң да аралашуыбызны дәвам итәчәкбез, бер-беребез белән элемтәдә торачакбыз. Авырлыклар якынайта дип, юкка гына әйтмиләр. Алгы сызыкта без моны яхшы тойдык, – ди Илдар.

Илдар Биктаһировның ялы тәмамланган, һәм ул инде үз подразделениесенә, алгы сызыкка кайткан. Аның барлык якыннары, авылдашлары, якташлары бүген бер теләк һәм фикер белән яши: Илдар, аның хезмәттәшләре, безнең барлык егетләребез тиздән үз гаиләләренә исән-сау әйләнеп кайтсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100