news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Хәтта амнезия булып алды»: шагыйрә Лилия Сәлахетдинова – Тимергалиева кулын сындырган

news_top
«Хәтта амнезия булып алды»: шагыйрә Лилия Сәлахетдинова – Тимергалиева кулын сындырган
"Татар-информ" архивы

Шагыйрә Лилия Сәлахетдинова – Тимергалиева, бозлы баскычта егылып, кулын сындырган.

Бозлы баскыч… Яз килде, тирә-ягыбызда бар нәрсә матур, дип язарга теләсәм дә, булдыра алмыйм. 3 атна элек, сынган кул һәм күпсанлы имгәнүләр белән, миңа планлаштырылмаган «ял»га, ягъни «больничный»га китәргә туры килде. Иртәнгә, хәтта, мине бик куркытып, җиңел формадагы амнезия дә булып алды, – дип хәбәр итә ул күңелсез яңалыгын. (Амнезия – хәтерне югалту).

Яз-көз айлары – минем өчен сынау чоры. Бозланган баскыч күзгә күренеп тормаса да, сизелерлек булды… 15 минутлык тукталыш һәм, ничек кенә сәер булмасын, яшәү дәвам итә… Димәк, минем миссиям әле төгәлләнмәгән, һәм миңа чираттагы мөмкинлек бирелә, – дип тә язган, позитив рухлы шагыйрә, күңелен төшермичә.

Дуслары Лилиянең тизрәк савыгуын теләгәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар