Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Хатико» – Район башлыгы үлгәннән соң, эте ике ел дәвамында хуҗасының кабинетына килә

news_top_970_100

Якутиядә «Хатико» эте барлыкка килгән. Оленек районы башлыгы вафат булганнан соң ике ел узса да, аның эте администрация бинасына хуҗасының бүлмәсе янына килеп йөрүен дәвам итә. Бу турыда РЕН ТВ яза.

Район администрациясенең эшләр белән идарә итүчесе Василиса Спиридонова этнең фотосын социаль челтәрләрдә күрсәткән.

Район башлыгы Александр Ивановны бик хөрмәт иткәннәр. Ул туган районын Арктика улуслары арасында алдынгылыкка чыгарган. Александр Иванов Догор кушаматлы этен гел үзе белән ияртеп йөрткән. Якут теленнән ул «дус» дип тәрҗемә ителә.

Ике ел элек, болан асрый торган улуска барган чакта, Иванов йөрәк өянәгеннән үлә. 10 яшьлек эт исә хуҗасын югалтуны әле дә кичерә алмый. Ул район администрациясенә килә һәм хуҗасы кабинеты янында утырып китә, диелә хәбәрдә.

«Контора хезмәткәрләре Догорның өргәнен ишеткәч, ишекне ача. Ул кабул итү бүлмәсенә керә, башлык ишеген ачуны сорап өрә, аннары сәгатьләр буена шунда ята», – ди Василиса Спиридонова.

Хәзер район белән Ивановның туган сеңлесе идарә итә. Догор хәзер аны озата йөри. Эт тантаналы чараларда да катнаша. Кәефе булганда, Догор кабинетларга да керә, тантаналар вакытында трибуна янында ятып тора.

Мәрхүм Ивановның хатыны Догорны бәйгә куярга маташа, тик эт барыбер район администрациясенә китеп бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100