Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәтерне ничек яхшыртырга?

news_top_970_100
Хәтерне ничек яхшыртырга?
https://pixabay.com/

Мөһим чаралар, мәсәлән, имтиханнар алдыннан хәтерне яхшыртып була. Бу турыда табиблар Дмитрий Шубин, Андрей Продеус, Елена Малышева һәм Герман Гандельман «Жить здорово!» тапшыруында аңлатты.

Белгечләр сүзләренчә, битне салкын су белән юарга, салкынча душка керергә кирәк. Бу канны баш миендә һәм йөрәктә туплый, баш мие эшчәнлеге активлаша.

Кешегә физик активлык кирәк. Актив булганда баш миенә туклыклы матдәләр һәм кислород күбрәк килә.

Көндез йоклап алырга була. Ләкин ярты сәгатьтән артыгы кирәкми.

Караватка ятар алдыннан Малышева бер чынаяк кофе эчәргә киңәш итә. Шуннан соң кеше ярты сәгатьтән артык йокламый. Хуш исле кофе бераздан бәвел кудыру эффекты барлыкка китерә һәм кеше уяна, дип аңлата ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100