news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Хәтәр икән» – Гөлдания Хәйруллина белән Резедә Шәрәфиевадан яңа дуэт?

news_top
«Хәтәр икән» – Гөлдания Хәйруллина белән Резедә Шәрәфиевадан яңа дуэт?
Фото: Гөлдания Хәйруллинаның шәхси аккаунтыннан

Ике җырчы кайдадыр чыгыш ясаганда очрашканнар һәм үзләренең күлмәкләре төсе нәкъ бер төрле булуына гаҗәпләнеп, көлешеп, бергәләп фотоларга төшкәннәр.

«Төсен сайлап тектерсәң дә, болай туры китереп булмас иде. Бу көнне Резедә белән дуэт җырласак та булган икән.

Резедә белән еш кына бергә чыгышлар ясарга туры килә. Бик үзенчәлекле тавышлы җырчы, аның тавышын бер җырчыныкы белән дә бутап булмый. Аның киенү стиле дә үзенеке. Кеше буларак та яхшы яктан гына беләм мин аны, бик хөрмәт итәм үзен», – дип Резедә Шәрәфиевага карата җылы сүзләр язган Гөлдания ханым социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

«Нинди матур кызлар», «Красотки», «Хәтәр икән», – дип комментарийлар калдырганнар аларга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар