Хат ташучы Илшат Җәләев иман нуры да тарата: «Яхшы сүз дә – сәдака» – «Зәй офыклары»
Бүгенге язмабызның герое – районыбызның Югары Лоҗы авылыннан Илшат Җәләев – дан казанырга һәм миллионнар эшләргә омтылмый. Минем өчен кешеләргә басма газеталар белән беррәттән иман нуры да тарату – изге эш, ди ул.
Илшат Җәләевның көне Бигеш авылындагы төп почта бүлекчәсендә газета-журналлар кабул итүдән башлана. Атнаның 3 көнендә аларны 10 чакрым ераклыкта урнашкан Югары Лоҗы авылына үз машинасында алып кайта. Күрше Түбән Лоҗы авылында 22 ел почтальон булып хезмәт куючы Гөлсәнә апа Габиева, Илшат эшкә кергәч, минем өчен бик тә уңайлы булды әле, элек җәяү йөрергә дә туры килә иде, хәзер Илшат почта алырга барганда мине дә калдырмый, ди.
Илшат абый кайчандыр, мәдрәсәләрдә укып, дини белем алган. Аннан Зәйнең үзәк мәчетендә имам ярдәмчесе булып хезмәт куйган, соңрак аны Иске Зәй мәчете имамы итеп билгеләгәннәр. Аннан Чаллы шәһәренә күченеп китә. Билгеле сәбәпләр аркасында заводтагы эшен ташлап, туган авылына кайтып төпләнә, дип яза «Зәй офыклары» газетасы.
– Әнием авырып киткәч, аны тәрбияләр өчен, авылга яшәргә кайттым. Менә шулай итеп, авылда төпләнеп калдым. Почтальон урыны буш дигәч, шунда эшкә кердем, – ди Илшат абый.
«Хатын-кызга да җиңел түгел авыр сумка күтәреп йөрүләр»
Ул елдан артык Югары Лоҗыда хат ташучы булып эшли.
«Хәзерге вакытта күпчелек хат ташучы булып хатын-кызлар эшли инде. Почтальон һөнәрен күпләр хатын-кыз һөнәре дип карый. Әмма хат ташучы булып эшләүче ир-атлар да булган бит. Мин кечкенә вакытта бер фронтовик абый авылыбызда почтальон булып эшләде. Советлар чорында почта мөдире булып бер абзый эшләгәнне дә хәтерлим. Хатын-кызга да җиңел түгелдер, дип уйлыйм, авыр сумка күтәреп, почта артыннан ничә чакрым ераклыктагы почта үзәгенә йөрүләр», – дип сөйли хезмәте турында Илшат әфәнде.
Югары Лоҗы авылы табигатьнең иң матур почмагында урын алган. Аны таулар һәм урманнар әйләндереп алган. Авылда 100гә якын хуҗалык исәпләнә, 120 кеше яши. Ләкин бүгенге көндә барлык йортлар да газета-журналлар алдырмый. Нибары 20-30 йорт кына вакытлы матбугат алдыра икән. Аяныч, халык газета-журналлар укудан читләшеп бара. Күбесе, хәзер бар мәгълүмат – Интернетта, ди. Ә бит табадан төшкән газетаны кулга алу – үзе бер бүләк.
Хәзер почтальоннар күбрәк пенсия таратучы, товар сатучы булып кала, дип борчылуын да белдерделәр Бигеш җирлегенә караган авыллар хат ташучылары.
Яхшы сүз дә – сәдака
Ә авылда әби-бабайлар почтальонны «дүрт күз» белән көтеп алалар. Алар өчен иң мөһиме – аралашу, җылы сүз, якты караш. Кемдер борчуларын, моң-зарларын җиткерсә, икенчеләре шатлыклары: оныклары туу, балаларын эштә зурлаулары турында сөйләргә ашыга. Әгәр дә сүз яшьлек еллары, үткәннәр турында барса, мондый сөйләшү ярты көнгә дә сузылырга мөмкин. Ә Илшат әфәнде, олы күңелле, изге йөрәкле кеше буларак, барысын да тыңларга тырыша.
– Безнең хезмәттә кеше белән аралашу бик мөһим. Мәчеттә эшләгән кеше буларак, моны башта ук күз алдында тоттым. Кайбер өлкәннәр көннәр буе берүзләре. Кайберләренә атналар буена керүче дә юктыр, балалары кайтмаса. Шуңа күрә алар белән аралашырга да тырышам. Дин буенча да бит, яхшы сүз дә – сәдака, дип әйтелә. Эш хезмәт хакында гына түгел бит әле. Хәзер инде минем матди яктан бик мохтаҗлыгым юк. Улым үсеп җитте, армиядә хезмәт итеп кайтты, инде үзе эшли. Дөнья малы артыннан гына куу дөрес булмас иде, – ди Илшат абый.
Илшат Җәләевнең бурычы газета-журналлар тарату гына түгел. Бигеш почта бүлегенең бүгенге көндә җитәкчесе юк. Шуңа күрә хәзер әлеге җирлеккә караган авыллардан хат ташучылар газета-журналлар, коммуналь хезмәтләр өчен квитанцияләр, пенсия тарату белән мәшгуль. Ә моңа кадәр халыкның коммуналь түләүләрен, газ-электр, су күрсәткечләрен алып, исәпләп, боларны почта бүлегенә алып килеп түләргә туры килгән. Шулай ук товар сату бурычы да аларга йөкләнгән.
«Берүк Илшатыбыз эшли генә күрсен»
Аңа һәр абунәчесе кадерле һәм якын. Бу хезмәтнең бер кыенлыгын да күрмим, киресенчә, горурланып башкарам, ди ул үзе.
Без дә Илшат әфәндегә ияреп, авыл урамнары буйлап газета-журналлар таратырга чыгып киттек. Ә авыл кечкенә түгел, урамнар әллә ничә чакрымнарга сузылган. Кеше газеталарга аз язылса да, хат ташучыларга эш кимеде, дигән сүз түгел бу. Бер урам башында – хат, пенсия, коммуналь хезмәтләр өчен түләү кәгазе, икенчесендә газета иясен көтеп тора. Шулай булгач, авыл урамнарын барыбер узасы.
Вакыйф абый белән Оркыя апа Миңнехановлар хат ташучыны капка төбеннән үк ачык йөз белән каршы алдылар.
– Почта килүен зарыгып көтеп алабыз, әле бүген Илшат безгә пенсия дә китергән икән, бу инде – икеләтә сөенеч. Берүк Илшатыбыз эшли генә күрсен, ул килеп керсә, өйләребез яктырып китә. Рәхмәт аңа, исәнлеген телибез, – диләр.
«Безнең эштә кеше белән уртак тел дә таба белергә кирәк. Бу яктан Югары Лоҗы почтальоны Илшат Җәләевне мактап кына телгә алырлык, ул хезмәтен намус белән башкара, аның турында авыл халкыннан да яхшы сүзләр генә ишетәбез. Почта, пенсияләр вакытында таратыла», – ди Зәй почтамтының газета-журналларга язылу бүлеге мөдире Татьяна Асташина.
Һава торышының төрле чагы була. Күз-ачкычсыз бураннары, коеп-коеп яңгыр явып, усал җилләр искәннәре... Авыл арасындагы юллар да чокыр да чакыр... Шуңа карамастан, хат ташучыга вакытында эшендә булырга – почтаны күрше авылдан барып алырга, ә аннан инде таратырга чыгарга кирәк. Без шушы хезмәтнең авырлыгы, ә хезмәт хакы аз булуына карамастан фидакарьләрчә хезмәт куючы хат ташучыларыбыз белән горурланабыз.