Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хат иясен эзлиләр: бала махсус операциядәге әтисенә хат язган, исемен күрсәтергә оныткан

news_top_970_100
Хат иясен эзлиләр: бала махсус операциядәге әтисенә хат язган, исемен күрсәтергә оныткан
видеодан скриншот

Бер бала махсус операциядә катнашучы әтисенә атап хат язган, ләкин аның исемен һәм адресын күрсәтергә оныткан. Хәзер хатны тапшыру өчен аның иясен эзлиләр. Әлеге дулкынландыргыч тарих турында сөйләп, бер хәрби видео яздырган. Ролик социаль челтәрләрдә таралды.

«Кичә 2023 елның 10 феврале иде. Артскладны җыештырганда, боеприпаслар салынган тартмада менә шундый хат таптык. Хат эчендә 1000 сум акча да бар. Хатка «Туган көнең белән, әтием» дип язылган, йөрәк һәм бәйрәм торты ясалган.

Бу хат кемгә адресланган икән? Бәлки, бу бала, үзен танып, хәбәр салыр. Кемгә атап язылганлыгы билгеле булса, без хатны һәм акчаны адресатына тапшырыр идек», – дип сөйли хәрби.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100