Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хат иясе табылды: махсус операциядәге әтисен Әминә котлаган һәм мең сум салган

news_top_970_100

Махсус хәрби операциядә хезмәт итүче атасына бала җибәргән хатның кемгә атап язылганы ачыкланды. Битараф булмаган Татарстан кешеләре ярдәме белән, хат иясе табылган. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Интернетта таралган видеоны карап, бик күпләр бу хат турында белеп ала. Хатны солдатлар махсус хәрби операция  зонасында артскладны җыештырганда, снарядлар арасында таба.  Анда бала әтисен туган көне белән котлаган, бәйрәм табыны рәсемен ясаган, 1000 сум акча салган, ләкин хатны кем язганын да, кемгә аталганын да күрсәтергә оныткан. Шуннан соң хәрбиләр видео яздыра, һәм кадрлар социаль челтәрләрдә тарала.

Эзли торгач, хат авторы Әминә исемле кыз булуы ачыклана. Ул әтисен 39 яшьлек туган көне белән котлый. Хат турында видеоны Әминәнең әнисе күреп ала.

Хат язучы баланы эзләүче хәрбиләр кабат видео төшергән. Кадрларда Әминәнең әтисе битараф булмаган кешеләргә рәхмәт белдерә һәм кызының хатын күрсәтә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 23 февраль 2023
    Исемсез
    👍👍👍❤
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100