news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Хастаханәгә барышлый «ашыгыч ярдәм» машинасы авыру кешене «югалткан»

news_top
Хастаханәгә барышлый «ашыгыч ярдәм» машинасы авыру кешене «югалткан»
"Татар-информ" архивы

Комсомольск-на-Амуре шәһәрендә «ашыгыч ярдәм» машинасында баручы пациент сикереп төшеп калган. Табиблар моны шунда ук сизмәгән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Хәзер качкынны полиция эзли, чөнки ул күмәкләп сугышучылар арасында булган, дип яза Хабаровск матбугат чаралары.

«Ашыгыч ярдәм»нән пациент качу күренешен арттан бара торган машина регистраторы төшереп торган. Кадрлардан күренгәнчә, «ашыгыч ярдәм» урам чатында тормозлагач, арткы ишек ачыла, һәм аннан яшь ир-ат авып диярлек төшеп кала. Ул асфальтка егыла, аннары авырлык белән генә аягына баса һәм кача. «Ашыгыч ярдәм» исә үз юлы белән китеп бара.

Биредәге матбугат чаралары белешмәсе буенча, табибларны полиция чакырган. «Ашыгыч ярдәм» күмәк сугыш вакытында муены яраланган ир-атка кирәк булган. Яраланган ир-атны стационарга илткәндә, полиция дә озата бара, ләкин егет барыбер кача, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар