news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Хастаханәдә ятучы Әнвәр Нургалиев хәле турында сөйләде

news_top
Хастаханәдә ятучы Әнвәр Нургалиев хәле турында сөйләде
"Татар-информ" архивы

Әнвәр Нургалиевны «ашыгыч ярдәм» алып китүе турында язган идек. Хәзерге вакытта җырчы Уфа кардиология үзәгендә тикшеренүләр уза һәм коронарография ясатырга әзерләнә. (Коронарография – йөрәк мускуллары кан тамырларын диагностикалауның иң төгәл ысулы. Ул җирле наркоз астында эшләнә.)

Җырчы сторислар аша элемтәгә чыккан. «Дуслар, менә икенче көнем үтеп бара. Әлегә тикшеренүләр узабыз. ФГС, ЭХО булды, хәзер коронарографияне көтәм. Әле иртәнге ашка төшеп барам, берәр ботка алам. Әлегә ашарга ярый диделәр. Операция төштән соң билгеләнгән. Хәерле җомгалар белән», – дип сөйләгән ул.

Әнвәр Нургалиев хастаханәдә эшләүче табибларның искиткеч яхшы мөнәсәбәте турында да әйтеп узган. «Бигрәк яхшы табиблар туры килде. Артист булганга түгел, алар мине танымадылар да. Терапевт, кардиологка күренгәч, алар мине бирегә тикшеренергә җибәрде. Кардиоүзәктә дә табиблар бик әйбәт, борчылалар, тикшерәләр. Монда һәр кешегә мөнәсәбәт шундый. Миңа комментарийларда да, йөри алмаган кешеләрне дә аякка бастыралар, дип язалар», – дип сөйли артист.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 25 октябрь 2024
    Исемсез
    Больницада улгына ята щтоли
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар