Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хастаханәдә су ятакларга кадәр күтәрелгән, җиһазлар йөзеп йөри – видео

news_top_970_100

Коеп яуган яңгырлар аркасында Сочи хастаханәсе аквапаркка әйләнгән. Бинаны су баскан, хастаханәдә яткан авыруларны өстәге катларга күчерергә туры килгән. Шулай ук федераль трассалар да су астында калган, шәхси секторны һәм күпфатирлы йортларны су баскан, дип яза «Baza» Телеграм-каналы.

Көчле яңгырлар аркасында 27 августка каршы төндә курорт шәһәренең Хосте районындагы 3нче хастаханәнең цоколь катын, кухнясын һәм хуҗалык корпусын су баскан. Монда 125 мм явым-төшем булган.

Коткаручылар табиблар белән бергә 60 пациентны өстәге катларга күчергән, ә соңыннан бинадагы суны суыртканнар. Эвакуацияне су килә башлагач та оештыралар, шуңа күрә бер кеше дә зыян күрмәгән. Барлык җиһаз да сафтан чыккан, хастаханәгә зур зыян килгән.

Шулай ук Кипарисоваяда күпфатирлы йортка зыян килгән – бинаның цоколь катын һәм 1нче катын су баскан. Адлер районындагы шәхси сектор да су астында калган, коткаручылар монда яшәүче халыкка йортлардан суны суыртырга булышкан. Көчле җил аркасында шәһәрдә агачлар ауган, кайберләре электр линияләре өстенә дә төшкән.

Алдарак төбәкнең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчле яңгырлар, секундына 23 метр тизлеккә җитә торган җил, шулай ук смерч куркынычы турында кисәткән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100