Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хастаханәдә билгеле журналист үлгәч, табиблар хатасы ачыкланган

news_top_970_100
Хастаханәдә билгеле журналист үлгәч, табиблар хатасы ачыкланган
"Татар-информ" архивы

25 мартта Түбән Тагил хастаханәсендә 37 яшьлек Екатерина Евлашина вафат була. Аның уникеилле эчәклегендә җәрәхәт була. Соңрак иминият компаниясе медикларның гамәлләрендә хата булуын ачыклый. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«Табиб-экспертларының медицина ярдәме сыйфатына экспертизасы нәтиҗәләре буенча, «ашыгыч медицина ярдәме», «хирургия» профильләре буенча кагыйдә бозулар ачыкланды. «Реаниматология һәм анестезиология» профиле буенча кагыйдә бозулар ачыкланмады», – диелә юрист «КП»га күрсәткән документта.

23 мартта Екатеринаның эче авырта, һәм ул «ашыгыч ярдәм» чакыра. Екатеринаның абыйсы Николай сүзләренчә, табиблар авыртуны баса торган укол ясый да китә. Икенче көнне Екатерина үзе хастаханәгә бара, авырту бетми. Кабул итү бүлмәсендә ул аңын югалтып егыла. Аны реанимациягә салалар, биредә анафилактик шок була, аннары йөрәге туктый.

Юрист Юлия Липинская сүзләренчә, Евлашина очрагында кагыйдә бозулар аермачык күренеп тора. «Бездә булган медицина документлары буенча, хастаханәдә чакта аңа дөрес диагноз куймаганнар. Гәрчә моны эшләп булса да, әгәр тиешле диагностика чаралары ясаган булсалар. Әлеге фактны патологоанатомия яруы да раслый, диагнозлар яру нәтиҗәләренә туры килмәве күрсәтелгән», – ди юрист.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100