«Хастаханә администрациясе тавыш чыгармаска кушты» – бакчачы-блогерның ире үлгән
Бакчачылык турында сәхифә алып баручы блогер Рәмзия Әхмәдуллинаның ире вафат булган. Ул озак вакыт Казанның 16 нчы клиник хастаханәсендә дәваланган. Рәмзия ханым бу хакта социаль челтәрләрдә яза. «Рифатым китте. Аңа башка саулык теләмәгез инде… Догада булыгыз», – ди ул һәм иренең бүген Биектау районы Олы Кавал авылына җирләнәчәге турында хәбәр итә.
Сторисларыннан аңлашылганча, блогер, ирен тиешенчә дәваламауда гаепләп, 16 нчы клиник хастаханә табибларына дәгъва белдергән булган. «Миңа тавыш чыгармаска кушты хастаханә администрациясе. Мин вәгъдә бирдем», – дигән ул. Ә менә иренең бертуган сеңлесе Эльфира тукталып калмаган. Ул Интернет челтәрендә әле абыйсы исән булганда ук түбәндәге постны урнаштырган һәм аны барлык блогерлар, артистлар һәм Татарстан җитәкчелегенә юллаган.
«Без әлеге хастаханәгә февраль аенда мөрәҗәгать иттек. Гемоглобины күтәрелмәде, һәм беркем дә моның сәбәбен атый алмады. Кешене тулысынча тикшерделәр. Ә диагнозны бары тик июль аенда гына әйттеләр. «Волосато-клеточный лейкоз». Кешенең хәле көннән-көн авырая барды. Ул анда эссе көннәрдә коточкыч шартларда ятты (хастаханәдә, хәтта, әйбәтләп юыну да мөмкин түгел). Шуннан соң сеңерләре өзелеп, бик нык авыртына башлады. Табиблар үлекле яралар хирургына мөрәҗәгать итәргә кушты. Хирург әлеге очракның үзенә карамавы турында әйтте. Нәтиҗәдә, кеше бер атна буе тилмереп ятты. Аның аякларына һәм кулларына үлек җыелган булган икән. Операция ясадылар. Әлбәттә инде, бөтен күрсәткечләре дә начарланды. Кире хастаханәгә салдылар. Аны инде беркем дә карамады. Табибны чакыруларын сорагач та: «Бүлектә бернинди дә табиб юк», – дип җавап биргәннәр.
27 сентябрь көнне аны үлекле яралар бүлегеннән гематология бүлегенә күчергәннәр (каталка белән, чөнки үзе йөри алмаган). Хастаханә мөдире, күчерәселәрен белә торып, канга алдан заказ бирмәгән. Аңа канны бары тик яшәү белән үлем арасында калгач кына салганнар.
Шушы вакыт эчендә аның бары тик иммунитетын гына күтәргәннәр һәм «бу – бозым» дип әйткәннәр! Бозым! Бернинди химиотерапия дә ясалмаган. Шундый диагнозлы кешенең бары тик иммунитетын гына күтәргәннәр!
Кеше хәзер реанимациядә ята. Без аның хәлен белер өчен шалтыратабыз. Табиблар телефоннан тупас җавап бирәләр.
Безгә, XXI гасырда яшәп, тулы Сәламәтлекне саклау министрлыгы, җиһазлар була торып, табиблар киңәше буенча багучыларга ышанырга каламы?
P.S. Мондый мәсьәләләрне хәл иткәндә, эш акчаң булу-булмауда да түгел, ә аның күләмендә икән», – дип язган булган Эльфира моннан бер көн элек.
Әлеге пост астында шактый күп фикерләр дә тупланган.
«ДРКБда шулайрак. Диагноз да куя алмыйлар»;
«2011 елда яттым. Аппендицит икәнен дә ачыклый алмадылар, нинди генә диагнозлар куеп бетермәделәр. Ун көн антибиотиклар кададылар, хәлем көннән-көн начарлана барды, ашый алмадым. Түләүле УЗИга да җибәрмәделәр. Ирем көчкә алып чыгып, тикшертте. Проблеманың эчәклектә икәнен шул вакытта гына белдек. Аңа кадәр әллә нинди хатын-кызлар авырулары тагып бетерделәр. Ничә еллар узса да, берни үзгәрмәгән, ахры»;
«Килешәм. Тромбоцитлар күләме аз булып, әлеге хастаханәгә эләккән идем. Мине гинекология бүлегенә салып, но-шпа кадый башладылар. Дәваланудан баш тартып, кайтып китәргә туры килде»;
«Бу – бик куркыныч урын. Коточкыч персонал, буяулары кубып беткән стеналар, пациентларга карата бик начар мөгамәлә. Анда эләккән кешеләргә киңәш: тизрәк качыгыз», – дип яза башкалар да.