Журналист Гөлнур Хәсәншина (Сафиуллина) гаиләсенә кайгы килгән. Ул социаль челтәрдә, ярдәм сорап, мөрәҗәгать итте.
«Бүген безнең гаиләгә бик зур кайгы килде.
Кайбыч районы Олы Кайбыч авылында яшәүче бертуган сеңлем Гөлфияләрнең йортлары янып китте. Ике катлы йорт эченнән ике Коръән генә чыкты. Сөремгә дә буялмыйча...
Әмма хәсрәт беркайчан ялгыз йөрми.
Янгын вакытында Гөлфиянең 18 яшьлек кызы Алия икенче каттан сикереп умыртка баганасын имгәтте.
Алар бүген бернәрсәсез калды. Интернетта тренд бар: бер кич эчендә халык, кузгалып, кемнәрнеңдер ипотекасын яба, яңа квартира алып бирә, дәвалану өчен кирәкле сумманы җыя.
Моның өчен бары тик берничә минутка шушы постта тукталырга кирәк. 100 сум, 500 сум, 1 мең... Күңелегез ничек куша!
Ярдәмегезне шушы телефон номеры буенча күчерә аласыз: 89172605683 Ганиева Гульфия Мударисовна (Сбербанкка бәйләнгән).
«Назначение платежа» дигән юлны буш калдырыгыз яки «подарок» дип языгыз. Бу – картаны блокировкалау булмасын өчен кирәк.
Ярдәмегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын», –дип язды ул.
Аның сүзләренчә, кыз балага операция ясаганнар, гаилә барысы да яхшы булыр, дигән өметтә яши.
