news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Харри Кейн «Алтын туп» алды, «алтын малай» Ямаль артта калды

Бүген төнлә Лондонда дөнья футболының иң абруйлы бүләге - «Алтын туп» (Ballon d’Or) тапшыру тантанасы узды. КФУ студенты Искәндәр Зиннуров әлеге тантананы карады.

news_top
Харри Кейн «Алтын туп» алды, «алтын малай» Ямаль артта калды
Фото: fifa.com

26 октябрьдә Мәскәү вакыты буенча 23:00 да дөнья футболының иң абруйлы бүләге – «Алтын туп» (Ballon d’Or) тапшыру тантанасы узарга тиеш иде, ләкин, Лондондагы бөкеләр аркасында, оештыручыларга тантананың ачылышын 30 минутка соңрак башларга туры килде. Кичәне Франция җыелма командасының элекке һөҗүмчесе Тьерри Анри һәм Британ спорт телевидениесендә эшләүче Кейт Скотт алып барды.

«Алтын туп» (фр. Ballon d’Or) — France Football журналы һәм УЕФА тарафыннан ел саен тапшырыла торган иң абруйлы индивидуаль футбол бүләге.

Бүләк кемгә бирелә?

  • Ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында дөньяның иң яхшы футболчысына.

Нәрсәгә нигезләнеп бирелә?

Җиңүчене халыкара спорт журналистларыннан торган жюри билгели.

Төп критерийлар:

  • индивидуаль чыгышлар;
  • команданың казанышлары;
  • уен осталыгы һәм fair play (намуслы уен).

Соңгы лауреатлар (2025)

  • Ир-атлар арасында: Усман Дембеле («Пари Сен-Жермен», Франция) – карьерасында беренче тапкыр.
  • Хатын- кызлар арасында: Айтана Бонмати («Барселона», Испания) – өченче ел рәттән.

Чара гадәттә 3 өлештән тора:

1) Уенчылар кыйбатлы машиналарда, затлы киемнәр киеп тантана үткәрелә торган җиргә киләләр һәм кызыл келәмнән узалар, фотога төшәләр.

2) Төп өлеш. Җиңүчеләрне бүләклиләр.

3) Лауреатлар белән интервью, фото.

«Алтын туп» тапшыру кичәсе футболчылар аеруча көтеп ала торган бәйрәм.

Бу елгы чара аеруча әһәмиятле: бүләкнең 70 еллыгы билгеләп үтелә, ә тантана тарихта беренче тапкыр Париждан Лондонга күчерелә.

Тантана урыны һәм вакыты:

Бүләк тапшыру тантанасы Лондонның танылган «Палладиум» театрында узды. Чараны Париждан Лондонга күчерү – очраклылык түгел: бу адым 1956 елда «Алтын туп»ны беренче булып алган легендар инглиз һөҗүмчесе – Стэнли Мэтьюзга хөрмәт билгесе буларак кабул ителгән карар. Мэтьюз хәзерге дәвердә дә, «Алтын туп» алган иң өлкән лауреат булып кала: ул аны 41 яшендә җиңгән булган.

Номинантлар һәм фаворитлар:

2026 елгы «Алтын туп» өчен 30 футболчыдан торган шорт-лист игълан ителгән иде. Алар арасында дөнья футболының иң якты йолдызлары: Джуд Беллингем, Харри Кейн, Деклан Райс (Англия), Килиан Мбаппе, Усман Дембеле (Франция), Лионель Месси (Аргентина), Ламин Ямаль (Испания), Эрлинг Холанд (Норвегия) һәм башкалар бар.

Англия җыелма командасының баш тренеры Томас Тухель үз командасыннан өч уенчының – Кейн, Беллингем һәм Райсның – номинантлар исемлегенә керүенә сөенүен белдерде: «Алар өчесе дә бу бүләккә лаек, мин өчесенә дә бертигез тавыш бирер идем», – диде ул.

Тантанада ир-атлар һәм хатын-кызлар «Алтын тубы» ннан тыш башка номинацияләрдә дә бүләкләр тапшыралар:

  • «Коп трофее» (ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында иң яхшы яшь уенчы);
  • иң яхшы капкачы бүләге (элек – «Яшин трофее», хәзер ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым);
  • «Герд Мюллер трофее» (иң яхшы бомбардирга бирелә);
  • «Йохан Кройфф трофее» (ирләр һәм хатын-кызлар футболында иң яхшы тренер);
  • иң яхшы клуб бүләге (ирләр һәм хатын-кызлар өчен аерым);
  • «Сократес бүләге» (социаль һәм хәйрия инициативалары өчен).

Шуны да искәртеп үтәргә кирәк, «Иң яхшы капкачы» номинантлары арасында Россия җыелма командасы һәм ПСЖ командасы уенчысы – Матвей Сафонов та бар иде. Бу Россия уенчылары арасында «Иң яхшы капкачы» номинациясенә эләгү буенча тарихтагы беренче очрак.

Быелгы җиңүчеләргә күчик:

Ир-атлар футболы:

Төп бүләк – «Алтын туп» Харри Кейн («Бавария» / Англия җыелма командасы, беренче тапкыр үз карьерасында)

Иң яхшы яшь уенчы (Коп трофее): Ламин Ямаль («Барселона» / Испания).‌

• Иң яхшы капкачы (Яшин трофее): Унаи Симон («Атлетик» Бильбао / Испания).

• Иң яхшы клуб: «Пари Сен-Жермен» (Франция).

• Иң яхшы тренер (Кройф трофее): Луис де ла Фуэнте (Испания җыелма командасы).

• Иң күп гол кертүче (Герд Мюллер трофее): Харри Кейн («Бавария» / Англия).

• Сократес премиясе: Букайо Сака («Арсенал» / Англия).

Хатын-кызлар футболы:

• «Алтын туп»: Алексия Путельяс («Барселона» / «Лондон Сити Лайонессис» / Испания).

• Иң яхшы яшь уенчы (Коп трофее): Вики Лопес («Барселона» / Испания).

• Иң яхшы капкачы (Яшин трофее): Ката Коль («Барселона» / Испания).

• Иң яхшы клуб: «Барселона» (Испания).

• Иң яхшы тренер (Кройф трофее): Пере Ромеу («Барселона»).

• Иң күп гол кертүче (Герд Мюллер трофее): Шарлин Корраль («Пачука» / Мексика).

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар