Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Харис Мусин: “Урман таламадым, миңа дөнья байлыгы кирәк түгел”

Харис Мусин – урман аксакалы. Гади урманчыдан башлап, Татарстанның урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасарына кадәр үскән, әлеге юнәлешкә гомерен багышлаган кеше ул. Харис абый бүген 70 яшендә дә актив тормыш рәвеше алып бара, Казан дәүләт аграр университетында дендрология фәнен укыта. Өч сәгатьлек әңгәмәбез дә урман темасы тирәсендә әйләнде.

news_top_970_100
Харис Мусин: “Урман таламадым, миңа дөнья байлыгы кирәк түгел”
Лилия Заһидуллина

«Нургали Миңнеханов мине якын итте»

– Армиягә кадәр Әлмәт районы Кәләй авылында эшли башладым, – ди Харис Мусин. – Әлмәттә ул вакытта бөтен кеше телогрейка һәм кирза итектән иде. Хәзер Әлмәткә барсам: «Бу – минем яшьлегем шәһәре!» – дим. Армиядән кайткач, Балык Бистәсе районы Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгында хезмәтемне дәвам иттердем. Безнең Күки авылыннан җиде чакрым гына ул. Директоры – Тимерхан Габделхаков, ул Сталин белән бер көнне туган, бер көнне үлде. Таләпчәнлеге дә шундый иде. Бу урман хуҗалыгында заманында зур шәхесләр эшләгән, шуларның тагын берсе – Нургали Миңнеханов.

Харис Гайнетдинович, Нургали Миңнеханов белән танышуыгыз турында сөйләгез әле.

– Җитәкчем Тимерхан Габделхаков миңа 1974 елда бухгалтер булып урнашырга кушты. Ризалаштым. Яшь чакта йокы туймый, чыктым да җирдә ятып торам. Шулвакыт контордан урманчы ярдәмчесе йөгереп чыкты: «Нургали Миңнехановичның балалары килгән!» – ди. Мин аны-моны уйламыйм, боларга игътибар юк. Өчесе дә велосипедта, берсеннән-берсе кечерәк өч егет... Рәис Нургалиевич туган йортка кереп, чәй эчтеләр. Аннары Арыш урманчылыгына киттеләр. Аннан кайтканда, гадәттә, директор Тимерхан Габделхаковта куналар һәм икенче көнне Сабага кайтып китәләр иде.

Туган җиргә мәхәббәт хисе Миңнехановларда көчле тәрбияләнгән, еллар узгач та шул турыда уйланам. Иң бәхетле кеше үзенең туган җирендә хезмәт итә.

Дүрт ай бухгалтер булып эшләдем, Аллаһы Тәгаләдән бер генә әйбер сорадым: «Зинһар, мине белмәгән эшемнән аер», – дидем. Мин белемем буенча бухгалтер түгел бит, дипломда «урман остасы» дип язылган. Шуннан урманчы ярдәмчесе, аннан баш урманчы иттеләр. Кызыл Йолдыз лесхозы Саба һәм Кама урманчылыгы арасында урнашкан, безгә Нургали Миңнеханов еш килә, безнең директор белән әңгәмә корып утыралар иде. Мине – «мальчишка»ны – яннарына чакыралар, йөгереп керәм, болар янында басып торам... Нургали Миңнеханович безнең Кызыл Йолдыз урманнарын яхшы белә, «Фәләненче кварталда кисәргә җитлеккән агач бар», – дип төгәл әйтеп бирә иде. Мин документацияне тиз эшлим, шулай алар арасына кереп киттем.

Үз гомеремдә беренче тапкыр бассейнда су керүемне дә һич онытасым юк. Саба урманчылыгында, 1977 елда иде бу, ялгышмасам. Кыш көне 3-4 малай йөздек, миңа бик гаҗәп булды инде ул. Әле «бассейн» дигәнне халык ишетеп тә белми торган вакытлар... Нургали Миңнеханович белән мөнәсәбәтләребез әйбәт булды, аның 70 яшьлек юбилеена да чакырылган идем, бара алмадым. «Кайда Харис?» – дип сораган. Якынлык билгесе бит инде бу...

Нургали Миңнеханов эштә нинди нәтиҗәләр күрсәтте?

– Ул бөтен Россиягә билгеле урманчы иде. Нургали Миңнеханов килгәнче, Саба урманчылыгы беткән булган. Ул аны яңадан күтәреп, юлларга асфальт салдырып, беренчеләрдән булып газ һәм сулар керткән. Нургали Миңнеханович 1960-1970 елларда интенсив урман кисү алымын кертте. Гадәттә, без урманны 10 процентка гына яңартабыз, ә ул 30-40 процент ала. Шул алган җирдә яшь үрентеләр чыга. Сәламәт урман – төрле яшьтәге төрле агачлар. Нургали Миңнеханович шуны булдыра алды. Моның өчен аны бик каты «кыйнадылар». Бу кагыйдәдә юк бит, килеп тикшерәләр дә, «дөрес кисми», диләр. Еллар үтеп, мин министр урынбасары булгач, чит илгә йөри башладым. Финляндиягә киттек, ул агач эшкәртү һәм кәгазь ясауда махсуслашкан ил бит инде. Хәтта Финляндиягә дә әлеге алым 2010 елларда гына килде! Бүген «интенсив кисү алымы» фәнгә дә кергән, аны студентларга да укытабыз... Китап укып кына урманчы булып булмый, урманның халәтен тоярга, киләчәген 50-60 ел алдан күрә белергә кирәк. Нургали Миңнеханов шундый урманчы иде.

Моны дәлилли торган тагын бер очрак. Берзаман урманга кайры кимерүче бөҗәк керде. Мин ул вакытта министр урынбасары. Удмуртия урманы корып бетте, Әгерҗе, Арча, Ислетар, Сабага килеп җитте... Ләкин Сабада урман катнаш һәм төрле яшьтә булганлыктан, үрчи алмады.

«Тикшерүчеләр Боровое Матюшинода дачамны эзләде»

Сезнең Казанга китү тарихы ничек булды?

– Кызыл Йолдызда ун ел эшләгәннән соң: «Моннан китә алсам ярар иде», – дидем. Мине шәһәр тартты, кеше белән аралашырга яратам. Алай иттем, болай иттем, барыбер киттем. Миңа балаларны укытырга кирәк, Казанга күчкәндә, кызыма алты яшь иде.

1986 елда шәһәр яны урман хуҗалыгына килдем. Ул – катлаулы лесхоз, җитмәсә, үзгәртеп корулар чоры, җир-мөлкәт бүләләр... 2010 елга кадәр шунда эшли алуыма үзем дә гаҗәпләнәм. Бер яктан урман эчендәге мөлкәтне алырга теләүчеләр басым ясый, икенче яктан дәүләт контрольдә тота. Шушыларга яраклашып эшли алдым, Аллага шөкер. Коллективым да әйбәт булды. Фәнгә дә кереп китә алдым. Кеше хезмәт хакын бозаулата, шикәрләтә түләгәндә дә, без акча бирә алдык.

Харис абый, сез эшләгән вакытта Боровое Матюшино урманнары тирәсендә дә тавыш чыккан икән.

– Әйе, урманны кисеп торалар бит инде... 1995 елда «Харис Мусин ул урманны кистереп бетерә» дип шауладылар, минем хакта язып та чыктылар. Боровое Матюшинога республика җитәкчеләре белән министр Әбүзәр Гаянов та килеп карады. Әмма аларга бу эшнең кирәк икәнен дәлилли алдым. Нургали Миңнехановичның алымы буенча, иң яхшы агачны сайлыйбыз, аннан орлык алабыз, бу урманны табигый рәвештә торгызабыз, дидем. Шулай итеп, Боровое Матюшинода гомерләре бетеп бара торган наратларны кистереп, катнаш урман ясадым. Киселгән урыннарда бүген куе ылыслы, 7-8 метр биеклектәге шәп агачлар үсеп утыра. Ул вакытта тикшерүчеләр Боровое Матюшинода минем дачамны эзләделәр, тик анда бер әйберем дә юк иде.

Сезнең дачагыз кайда?

– Дачам юк. РКБ янында агач йортта торам. Бөтен байлыгым – кордон, аны рәсмиләштердем, һаман сүтәм, төзәтәм. Урман таламадым, миңа дөнья байлыгы кирәк түгел, принцибым шундый. Мин – икенче төрле кеше.

Балаларны укытырга кирәк дип, шәһәр шартларында өч сыер асрадык. Сыерны башта хатыным Җәмилә сауды, аннан аңа авыр икәнен күрдем. Кызым Эльмира ул вакытта медицина университетында, улым Илшат мәктәптә укый, аларны чакырып алдым. «Моннан соң сыерны сез савасыз!» – дидем. Икенче көнне иртән улым белән кызым юынып чыгып киттеләр... Сыерлар көчле, сөтне күп бирәләр. Җайлаштылар – савалар да, сөтне РКБ янына чыгарып сатып, акчасын өчкә бүләләр болар. Бер өлеше – хуҗалыкныкы, ике өлеше балаларныкы. Миңа өлеш кирәк түгел. Үзенә күрә бизнес кебек булды ул аларга.

Сыерларны ун еллап тоттык. Күршедә дачниклар тора иде, алар тирескә керә, печән өешә, үз тирәбездә популяр кешеләр идек без. Бер елны бозавым канализация чокырына төшеп китте, аны да бөтен дачниклар белән бергә тартып чыгардык.

 

Фото Харис Мусинның шәхси архивыннан. 

«Фатих Сибагатуллин кыйнарга да мөмкин, дип кисәтеп куйдылар»

Харис абый, ничә министр белән эшләргә туры килде?

– Сигез министр белән эшләдем. Начар, каты холыклы кеше мин. Бер кешегә дә чәчәк бирмим, кеше миннән йомшаграк икән, аның белән аралашмыйм. Җитәкчем яки дустым миннән нәрсә беләндер аерылып торырга, мин аннан гел нидер өйрәнергә тиеш. Шуны ала алмыйм икән, ул миңа дус түгел... Министрлар белән дә шулай булды.

Александр Гуляев чорында бөтен урман хуҗалыгының үсешен тәэмин итте, Татарстан урманчыларын дөньяга танытты.

Әбүзәр Гаянов үзгәртеп кору вакытында эшләде, белемле һәм зирәк кеше иде. Бөтен кеше урманнан нидер эләктерергә тели торган чакларга туры килде ул. «Татарстан урман кодексы»н да Гаянов язды. Агач исемнәрен татарчага тәрҗемә итеп, брошюра чыгарды. «Татарстан урман хуҗалыгы» дигән китап бастырды, аннан әле дә файдаланабыз.

Наил Мәһдиев – эшне сорый белә, яхшы оештыра торган кеше. Һөнәре буенча урманчы түгел. Аның янында урманчы буларак кирәк булдым, мине урынбасары итеп алды. Мәһдиев килгәндә, сигез банкрот урман хуҗалыгы бар иде, шуларның икътисадын тәртипкә салды. Гаянов һәм Гуляев озак эшләде, алар эшләп бетерә алмаганны Мәһдиев башкарды. Ул урман законнарына күп үзгәрешләр кертте. Ул законнар белән, гадәттә, эшләве җайсыз. Наил Гамбәрович Дәүләт Думаларына йөреп, урманчыларга ничек кирәк – шулай үзгәрттерде. Бүген ул – Чаллы мэры.

Министрлар ни сәбәпле алышына?

– Анда сәясәт тә бар, башка сәбәпләр дә. Эшли алу гына түгел...

«Кызыл китап» елдан-ел калыная, моны туктатып буламы?

– Мин «Кызыл китап»ны ике мәртәбә әзерләүдә катнаштым. Әгәр киләчәктә дә болай калыная барса, ун елдан аны ташырга «уфалла арбасы» кирәк булачак. Кызыл китап үсемлекләренә бүгенге көндә питомник кирәк, моны кат-кат әйттем. Кайберләрен бакча шартларында да үстерүнең авырлыгы юк, урманнан алып кайтып, үземнең бакчама да утырттым. Ландыш белән бөтен бакчам тулган, мәсәлән... Кызыл китапка кергән җәнлекләргә – приют, үсемлекләргә питомник кирәк.

Фатих Сибагатуллин исән булса, боларны эшләп чыга идеме?

– Моны аңа әйттем. «Бер-ике ел көтеп тор, бөтенесен берьюлы эшләп булмый», – дигән иде. Фатих Сәүбәнович кебек кешеләр сирәк. Безнең танышу тарихыбыз да үзенчәлекле. Ул Мамадышта райком секретаре булып эшләгәндә, мине, Кызыл Йолдыз лесхозының баш урманчысы буларак, аның янына җибәрделәр. «Кыйнарга да мөмкин, бик каты кеше», – дип кисәтеп куйдылар, эш урынында булмаса ярар иде дип, курка-курка бардым. Сөйләштек, проблеманы аңлаттым, хәл итү юлларын күрсәттем. «Егет, син миңа ошадың!» – диде. Мин кайтып җиткәндә, җитәкчем Фатих Сәүбәнович белән уртак тел табуымны белә иде инде. «Син кадрлар резервына эләктең», – диде Тимерхан Габделхаков. Шуңа күрә Фатих Сибагатуллин – минем өчен «знаковая фигура».

«Урман янгынын урманчылар сүндерергә тиеш»

Татарстанда урманнар ничә процент?

– 17,8. Кеше нормаль яшәсен өчен 25 процент кирәк.

Нигә бездә урманнар әз?

– Моның субъектив һәм объектив сәбәпләре бар. Сугыш вакытында һәм сугыштан соң безнең урманнарны кисеп, төрле җирләргә җибәреп, илнең халык хуҗалыгын күтәргәннәр. Аннары Татарстанда ике сусаклагыч бар. Берсе – Куйбышев сусаклагычы, икенчесе – Түбән Каманыкы. Аларны булдыру өчен дә күп агачларны кискәннәр. Революциядән соң Ленин: «Завод һәм фабрикалар – эшчеләргә, җир – крестьяннарга!» – дип кычкырган. Урман җирдә үсә бит, крестьяннар барганнар да төпләгәннәр.

Россиядә Европадагы кебек зур парклар юк. Кирәксенмиләрме?

– Бездә Европа дәрәҗәсендәге белгечләр дә юк. Анда тауга менеп барасың икән, шул кечкенә урынга да агач утыртып куйганнарын күрәсең. Аның кирәклеген, сәламәтлеккә йогынтысын аңлап эшлиләр. Бу турыда матбугат чаралары да гел әйтеп тора, халык та игътибарлы. Бервакыт Германиянең бер шәһәренә бардым, әкрен генә йөрим, ишегалларына кереп караштырам. Бер хатын белән русча сөйләшеп киттек. «Нәрсә карап йөрисең?» – ди. «Чисталыкны карап йөрим», – дим. «Бу ишегалдында бүген мин дежур, әгәр берәрсе ялгыш чүп ташласа, алып куям. Әмма аласы чүп юк, бу халык бик пөхтә», – ди. Кешене мохит тәрбияли. Немецлар өйдә дә, табигатьтә дә, урамда да шундый.

Урманнарда ел саен янгыннар дөрли. Аларны махсус, агач кисәр өчен яндыралар, диләр. Дөресме ул? Ни дәрәҗәдә?

– Күпме икәнен әйтә алмыйм, бу ябык тема бит инде... «Урман кодексы»н 2006 елда эшләделәр, аның нигезендә, урманны арендага гына алырга мөмкин, әмма аның кеременә караганда чыгымы күбрәк. Шуңа күрә кеше арендага алмый.

Урман януның тагын бер сәбәбе – климат җылыну. Россиядә генә түгел, бөтен дөньяда җир җылына, һәм урман янгыннары арта. Элек имәннәр 5-7 елга бер тапкыр имән чикләвеге бирә иде, хәзер ел саен бирә. Ә дәреслекләрдә «җиде елга бер» дип язылган.

Урманны янгыннардан ничек сакларга соң?

– Моның өчен системаны үзгәртергә кирәк. Бүген урман янгыннарын сүндерүне МЧСка тапшырдылар, алар урманны белми бит. Совет чорында урман янгынын урманчылар сүндерә, аларның үзләренең самолет һәм вертолетлары, аэродромнары, Мәскәүдә Урман хуҗалыгы министрлыгы бар иде. Коммунистларны кире кайтармасак та, андагы яхшы якларны – урман янгыннары белән көрәшүне кайтарырга кирәк. Без, урманчылар, урманнарны МЧС хезмәткәрләренә караганда күбрәк беләбез! Аларга ул фән укытылмый. Бездә «урман янгынын сүндерү» фәне укытыла.

Хәзер авылларда урманчылар калмады. Аларның булмавы проблема тудырамы?

– Бу – зур проблема. Без элек урман каравылчысыннан күпмедер дәрәҗәдә куркып тора идек. Халык аңа хөрмәт белән карый, урман эшләренә кызыксынып алына иде. Аннан, урманчы итеп, теләсә кемне түгел, ә авторитетлы кешене куялар иде. Ә хезмәт хаклары элек тә юк иде, хәзер дә юк... Петр I гә урманчыларга акча сорап кергәч: «Сие лес, сие воровство, нечего платить», – дигән. Урманчылар гомер-гомергә умартачылык белән шөгыльләнде, күп итеп мал тоттылар.

Сез аучылык белән шөгыльләнәсезме?

– Мылтык күтәреп ата алмыйм. Ауга һава суларга гына барам, башкаларга кушылып чабып йөргән булам. Аучылар җәнлекне трофей итеп күтәреп кайта, шуннан рәхәтлек ала. Ул галәмәт процессны аңлатып бетереп булмый, анысы миннән барып чыкмый.

 

Фото: Лилия Заһидуллина

«Немец хатыны әтигә сигез чемодан әйбер төяп җибәргән»

Гомерегезне урманга багышлаганга үкенгән чаклар булмадымы?

– «Син, улым, прокурор булырсың», – дип әйтәләр иде миңа кечкенә вакытта. Мин болай фикер йөрттем: бер генә судья бар – Аллаһы Тәгалә. Әгәр мин ялгышам икән, моның өчен балаларымның балалары да җавап бирәчәк бит. Шулай дип уйлап, бу юнәлештән китмәдем. Төзелешне, никтер, «исерек апалар һәм абыйлар эше» дип уйлый идем.

Армиядә ике ел Казахстанда хезмәт иттем. Анда мине «хитрый татарин» дип йөртәләр иде. Армиядә вакытта Караганда медицина университетының рабфагына укырга йөрдем. Әни хат язган: «Кайт, рус кызына өйләнәсең алайса». Кайттым... Аннан Казан медицина институтына кердем, анысында да әни килеп алып китте. Әти-әнигә «эх» дип тә каршы чыкмадым. Мин үземне урманда таптым.

Әти-әниегез кемнәр иде?

– Әни – мәктәп укытучысы, башлангыч классларны укытты. Матур җырлый, шигырь белән генә сөйләшә иде. Ул вафат булгач, шигырьләрен җыеп, китап итеп бастырып чыгардык. Әти ул чорда укый алмаган, шабашникларга бригадир булды, каты кеше иде. «Кешегә кычкырма. Кеше рәнҗешен алма. Кычкырмыйча да аңлатып була», – дип әйтә иде. Аның әйткәнен үтәдем, хезмәткәрләремә тавыш күтәрми идем. Әти Ленинград блокадасында катнашкан, Дрезденга кадәр барып җиткәннәр. «Җиңү игълан иткәч, рус – русча, грузин грузинча җырлады, бөтенесе бәйрәм иттеләр», – дип сөйләгән иде.

Дрезденга делегация белән 2015 елда бардык, шунда чакта әти шалтырата. «Әти, мин Дрезденда», – дим. «О, Дрезденны без коткардык, фрауларга сәлам! Хәзер үк вокзалга барыгыз, аннан ун минут җәяү мәчеткә таба атлыйсың. Бөтенесе бәйрәм иткәндә, мин мәчетнең алтынчы катына менеп намаз укыган идем. Син дә шуны табып, мәчеткә кереп, намазыңны укыйсың», – ди телефоннан. Делегация белән мәчетне эзләп киттек. Анда яңа йортлар төзеп бетергәннәр, әмма мәчет исән, манарасын күреп алдык. Ләкин, шимбә көн булу сәбәпле, эченә керә алмадык, бикле иде. Әтинең әманәтен үти алмыйча кайттым, әле Дрезденга мәчеткә барып, шуның алтынчы катына менеп, намаз укыйсым бар...

Әти сугыштан соң Германиянең Дрезденнан ерак түгел авылында калып, өч ел бер немец хатыны белән торган. Башта бу хакта әйтмәгән иде, олыгайгач кына белдек. Балалары булганмы, юкмы – белмибез. Анда туган яктагы авылдашы килеп, әтидә кунак булып, күршедәге немецның велосипедын урлаган. Велосипедның мотоциклга тиң чагы. Шуннан бөтен күрше-тирә немец әтигә каршы күтәрелеп чыккан, яшәрлеген калдырмаганнар. Әти туган ягына кайтып китәргә мәҗбүр булган. Немец хатыны әтигә сигез чемодан әйбер төяп җибәргән! Әти, ат яллап, Күкигә 1947 елның 1 маенда кайтып төшкән. Ә соңыннан немка белән торуын кемдер КГБга әләкләгән, әтине гел чакыртып тинтерәткәннәрен хәтерлим. Шуңа күрә бездә немка, аның балалары турында сөйләшү була да алмады. «Күңелем сизә, анда бер кызым үсәргә тиеш», – дип әйткән әти, дөрес булса. Германиядәге ул авылны барып күрү тора әле минем алда. Әти 92дә, әни 70тә үлде. Әни ягының бөтенесе рактан үлә, әти нәселе озын гомерле. Кайсына охшаганмындыр.

Үзегезнең балаларыгыз?

– Иң зур байлыгым – ике балам. Икесе дә мин теләгән юнәлештә эшлиләр. Беренче балам, кем булуга карамастан, табиб була, дидем. Кызым Эльмира бүгенге көндә функциональ диагностика өлкәсендә эшли. Аның гаиләсе, ике баласы бар, хатын-кызның төп вазыйфасы – нәселне дәвам итү бит. Улым Илшат – Лаеш районы Атабай хуҗалыгында башкарма директор. Мин алардан канәгать.

 

Фото Харис Мусинның шәхси архивыннан

Бакчагызда ниләр үстерәсез?

– Кая гына барсам да, төйим дә кайтам, чүпне генә алып кайтмыйм инде. Бакчамда ничә төрле агач икәнен әйтә дә алмыйм. Самшит дигән куак – иң зур казанышым. Чәчәк тә атмый, җиләк тә бирми, ел әйләнәсе яшел ул. Кеше Германиядән чүпрәк ташыганда, мин шуны ташыдым, Кырымнан да алып кайтып карадым. Ләкин китмәде, безнең салкын кышларны чыга алмады. Курск өлкәсе министры белән агачлар турында сөйләшеп киттек тә, аңа безнең климатка яраклашырдай самшит таба алмавымны әйттем. «Кил, бер машина төяп җибәрәм!» – диде. Менә шулай таптык. Факультетта нәрсә генә юк безнең, килсәң, гәҗәпләнеп кайтып китәсең. Үземнең хуҗалыкта да бөтенесе берәр экземпляр бар.

Умартачылык эшен яратам, аның белән әти-әни ягыннан 3-4 буын шөгыльләнә. Умарталарым Лаеш районы Янтык авылы җирлегендә. Шунда барсам гына ял итеп кайтам. Мөмкинлегем булса, авыл хуҗалыгы институтында «умартачылык»ны төп фән итеп куяр идем.

Бүгенге кешенең бакчасында ниләр булырга тиеш?

– Өч төп кыяр, ун төп помидор, яшеллек, кара, ак һәм кызыл карлыган, крыжовник, кура җиләге, ежевика, бераз җир җиләге, өч төрле алмагач, груша, чия, слива. Тәрбиялим дисәгез, ике төп кедр утыртырга була.

Моның өчен ничә сутый җир кирәк?

– Алты сутый булса, җитә.

 

Мусин Харис Гайнетдин улы 1952 елның 19 августында Балык Бистәсе районы Күки авылында туган.

1972 – Лубян авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган.

1972 – Кәләй урман сәнәгать хуҗалыгының Шөгер урманчыгында техник-урманчы.

1972-1974 – армиядә хезмәт иткән.

1974-1975 – Теләче урманчылыгының Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгында бухгалтер, урманчы ярдәмчесе.

1975-1986 – урманны саклау һәм яклау инженеры, Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгында баш урманчы.

1986 – Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгында урманны торгызу бүлеге инженеры.

1986-2007 – Шәһәр яны урман хуҗалыгында баш урманчы, директор.

2007-2010 – Шәһәр яны урман хуҗалыгында җитәкче-урманчы.

2010-2011 – Татарстан урман хуҗалыгы министры урынбасары.

2011дән – Татарстан урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары.

Хәзерге вакытта Казан дәүләт аграр университетта Урман хуҗалыгы һәм экология факультетының Урманчылык һәм урман культуралары кафедрасы мөгаллиме.

Россиянең атказанган урман хезмәткәре. Урман хуҗалыгы өлкәсендәге 69 фәнни хезмәт авторы. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100