Харис Мусин: «Безнең республика җитәкчеләре имәнгә һәйкәл куярга тиеш!»
Татарстан урман хуҗалыгы министрының элекке урынбасары, Казан дәүләт аграр университеты мөгаллиме Харис Мусин шәһәрне яшелләндерү буенча киңәшләр бирә.
Мин шәһәр яны урманчылыгы җитәкчесе булып эшләгән вакытлар. 2000 еллар тирәсе. Берзаман халыкның акчасы барлыкка килә башлады, өйләре янында төрле агачлар үстерергә теләк белдерделәр. Ул вакытта Казан Кремле эчендә 5-6 зәңгәр чыршы бар иде. Кремльгә зәңгәр чыршы каян кайтканын белмим, ләкин аның туган ягы – Канада.
Без, Кремльгә җитәкчеләр эшкә килгәнче һәм эштән кайтып киткәч, шуның орлыгын җыя идек. Шулай итеп, зәңгәр чыршыны питомникка чәчтек һәм Россиядә бу өлкәдә монополистка әйләндек. Казахстан, Грузия, Ташкент ташыды бездән... Бүген Казандагы чыршының бөтенесе диярлек Кремльдән чыккан чыршылар нәселеннән. Зәңгәр чыршының яртысы – зәңгәр, яртысы яшел ылыслы булып туа.
Депон, ягъни углерод йотып, тирә-якка кислород чыгару күләме буенча беренче урында – тополь, икенче урында имән тора. Шкаланың иң астында – гади чыршы. Шуңа күрә яшелләндерү юнәлешендә Татарстан имәннәр һәм аның иярченнәре белән ныклап шөгыльләнергә тиеш. Петр I заманында Казан губернасы үсешенә имән нык йогынты ясый, сугыш чорында да бу агачтан нык файдаланалар. Безнең республика җитәкчеләре имәнгә һәйкәл куярга тиеш! Кызыл имәнне сәнәгатькә чыгарыр өчен, миңа тагын 150 ел яшәргә кирәк, анысын мин эшләмәсәм, укучыларым булдырыр, дип ышанам. Кешедә генә түгел, агачларда да затлы нәселләр бар, без шуларны кайгыртырга тиеш.
Шкаланың беренче урынындагы тупылга килгәндә, безнең ул агачны хөрмәт итмәвебез белемсезлектән килә. Топольләрнең атасы һәм анасы була, аның анасы гына мамык бирә. Бу мамык – орлык, аның орлыгы ераккарак таралсын өчен мамыкка чорналган. Аллаһы Тәгалә аны шулай яралткан. Орлык таратканда аларга келәймә сугарга, шул ук җәйдә кисәргә кирәк. Без фәнни яктан ир затыннан булган топольләр белән генә шөгыльләнәбез. Безгә бүген мамык бирә торган хатын-кыз экземпляр тупыллар, Америка өрәңгесе белән көрәшергә, аларны юк итәргә тырышырга кирәк.
Казан хәзер гади чыршыга тулды, без аны кирәгеннән дә артык утыртабыз. Ул чыршы тавышны яратмый, тузанны авыр кичерә, аңа чиста һава кирәк. Ул 5-6 елга бер тапкыр гына ылысын коя, шәһәр эчендәге бөтен пычракны һәм газны җыя. Европага барсагыз, анда бөтен агачларның 10 %ы гына ылыслы икәнен күрерсез. Ылыслы агачлар шәһәрне яшелләндерүдә әз булырга тиеш.
Шәһәрне яшелләндерү өчен күп агачны чит илдән ташыйлар, үзебезнең бер дигән юкәбез бар, югыйсә. «Өфе юкәләре» дип җырлыйлар, ләкин Татарстан юкәләре турында җырламыйлар. Аннан, Казан урамнарында миләш, дүләнә, корычагачны күбрәк күрәсем килә. Сугыштан соң ишегалларында шау чәчәктә сирень утырган, шуларны кайтарасы иде.