Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәрбине шартлатуда гаепләнгән Евгенийны Төркиядән Мәскәүгә алып кайтканнар

news_top_970_100
Хәрбине шартлатуда гаепләнгән Евгенийны Төркиядән Мәскәүгә алып кайтканнар

Мәскәүдә хәрбинең автомобилен шартлатуда шикләнелгән Евгений Серебряковны Мәскәүгә алып кайтканнар. Ул шартлаткычны Украина махсус хезмәтләре кушуы буенча куйганын әйткән.

Евгений Серебряков 2023 елның февраленнән Украина махсус хезмәтләре (СБУ) белән элемтәдә булуын әйткән. Шартлатуның үз инициативасы булуын әйтә. СБУдагы Илья исемле кеше аңа Россия Кораллы көчләре офицерын үтерергә куша, моның өчен $10-20 мең доллар һәм Украина гражданлыгы вәгъдә итә. Ул офицерны үтергәннән соң Төркиягә китәргә, көймә сатып алып, шуның белән Грециягә качарга тиеш була. Сөйләшүләр Төркиядә бара. Шартлаткычны Мәскәүдә, Руз районында ала, төрле компонентлардан, кураторы кушуы буенча шартлаткычны җыя һәм аны машинага урнаштыра.

24 июль көнне 50 яшьлек офицер автомобиленә утыргач, шартлаткыч шартлый. Пассажир утыргычында булган хатыны җиңелчә тән җәрәхәтләре ала, хәрбинең аяклары өзелә, ул реанимациядә.

Диверсиядән соң камералар буенча аны кем эшләгәнен тиз ачыклыйлар, әмма Евгений Серебряков Төркиягә очкан була. ФСБ соравы буенча, Төркия хокук саклау органнары халыкара эзләүгә бирелгән 29 яшьлек Евгений Серебряковны кулга ала.

Евгений Серебряков башкаларга да куркыныч булган ысул белән ике яки тагын да күбрәк кешене үтерергә омтылуда, корал саклауда гаепләнә.

«Комсомольская правда» язуынча, Серебряков үзен украин дип атый. Бу кешенең исеме 2010 елларда ук туган ягы – Волгоград өлкәсе матбугатында яңгыраган булган: аны өметле яшь егет дип атаганнар. 2010 елларда Евгений Серебряков мәктәбенең горурлыгы була – олимпиадаларда җиңә, губернатор стипендияләре ала.

Евгений гаиләдә кече бала була, аның абыйсы бар. Укытучылар гаиләсе. Ике туган да югары белем ала, абыйсы журналистика юнәлешен сайлый, Волгоград сайтларында эшли, хәзер Краснодар краендагы басма баш мөхәррире. Әнисе – Волгоград өлкәсенең атказанган укытучысы, әтисе дә укучылары зур нәтиҗәләргә ирешкән өчен макталган.

Евгений тарих, җәмгыять белеме, икътисад буенча олимпиадаларда җиңгән. Евгений Мәскәүдә яши, эш эзләп вакыт уздыра, бераз вакыттан соң ул үзен украин дип саный башлый, социаль челтәрләрдә үзенең исемен Євген дип яза. Ул радикал карашлыга әйләнә, митингларга йөри башлый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100