Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәрбиләрнең тол хатыннарына ярдәм турында закон чыкты

news_top_970_100
Хәрбиләрнең тол хатыннарына ярдәм турында закон чыкты
"Татар-информ" архивы

Россия Президенты Владимир Путин, ташламалар алу өчен, хәрби хезмәткәрләрнең тол хатыннарына һәм тол ирләренә «ялгыз яшәү» таләбен гамәлдән чыгара торган законга кул куйды. Тиешле документ хокукый мәгълүмат порталында басылып чыккан. Бу хакта Россиянең хокукый һәм суд мәгълүматы агентлыгы хәбәр итә. 

Әлеге документ «Ветераннар турында» федераль законның 21нче маддәсенә үзгәрешләр кертә. «Социаль ярдәмне ялгыз яки балалары белән яшәгән тол хатыннар яки ирләр генә ала ала» дигән пункт юкка чыгарыла. Хәзер ире яки хатыны хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган барлык гражданнар да, гаилә составына карамастан, социаль ярдәм алырга хокуклы.

Федераль закон рәсми рәвештә басылып чыккан көннән башлап үз көченә керә.

Украинада һәлак булган хәрбиләрнең якыннарына 2022 елның 4 мартыннан 7 421 000 сум бирелә.

№ 76 федераль закон буенча, хәрбиләрнең толлары ирләре җирләнә торган урынга һәм ире хезмәт иткән урыннан үзе яшәгән урынга бушлай кайта ала. Тол хатынны, башка фатир бирмичә, хезмәт фатирыннан куып чыгара алмыйлар. Ире 20 ел хезмәт итсә һәм гаиләгә торак кирәк булса, аларга фатир бирелә. Тол хатынга бушлай телефон куела, ире исән чакта кулланган медицина хезмәтеннән файдалана ала.

Икенче кешегә кияүгә чыкканда, ташламалар юкка чыгарыла.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100