Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Хәрбиләргә ярдәм итик»: Рөстәм Миңнеханов Татарстанда контрактчыларга түләүне арттырды

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстанда контракт белән хезмәт итүчеләргә түләүне арттыру турында карар кабул итте. Хәзер гомуми түләү 1 миллион сумга җитәргә мөмкин. Татарстанда контрактка кайда кул куярга, контрактчыларга һәм аларның гаиләләренә нинди ташламалар бар – «Татар-информ» репортажында.

news_top_970_100
«Хәрбиләргә ярдәм итик»: Рөстәм Миңнеханов Татарстанда контрактчыларга түләүне арттырды
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Без һәрвакыт үзебезнең хәрбиләргә ярдәм иттек һәм ярдәм итәчәкбез»

Татарстан мобилизацияләнгәннәргә, контракт буенча хәрби хезмәткәрләргә һәм республиканың атаклы батальоннары хәрбиләренә ярдәм итә. Апрель ахырында «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, «Батыр» батальоны формалаштырылды. Ул, «Алга» һәм «Тимер» белән беррәттән, махсус хәрби операция зонасында бурычларны үтәячәк.

Кичә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның җәйнең беренче 2 аенда Татарстанда контракт төзүчеләргә түләүне 505 мең сумга кадәр арттырырга карар кылуы билгеле булды. Бу сумма РФ Саклану министрлыгыннан 195 мең сум түләүгә өстәлә. Шулай итеп, яңа контрактчыларга бер тапкыр бирелә торган түләүнең гомуми күләме, Татарстан шәһәрләреннән, муниципаль районнарыннан һәм предприятиеләреннән ярдәм чараларын исәпкә алып, миллион сумга кадәр җитәргә мөмкин.

Әлеге чаралар Татарстан территориясендә контракт төзергә карар иткән барлык гражданнарга, аларның яшәү урыннарына карамастан, кагылачак. Шулай ук закон нигезендә ИНН һәм РФ гражданлыгы алган чит ил кешеләренә дә. Шулай итеп, республика хакимияте битараф булмаган кешеләрнең, муниципалитетларның, иҗтимагый оешмаларның, Татарстанның бизнес-структураларының уртак инициативасын хуплады.

«Безнең кешеләр махсус хәрби операция зонасында Россия Дәүләтенең мәнфәгатьләрен, безнең суверенитетны яклыйлар. Без аларга ярдәм итәргә тырышабыз. Без һәрвакыт үзебезнең хәрбиләргә ярдәм иттек һәм ярдәм итәчәкбез. Максималь ярдәм күрсәтәчәкбез», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Фото: © «Татар-информ»

«Бер комплект форма ким дигәндә 200 мең сум тора»

Татарстан контрактчыларын яхшыртылган кием белән җиһазландыралар, анда сугышчыларның теләкләре исәпкә алына. Берничә көн элек ТР ДОСААФы Татарстан хәрбиләре өчен яхшыртылган форманы күрсәтте.

Мондый экипировканы контракт буенча Татарстан хәрбиләренә, шулай ук «Тимер», «Алга» һәм «Батыр» батальоннары сугышчыларына бирәләр. Фотода зур бронежилет белән – штурмовик комплекты, ә зур рюкзак белән – ул гранатометчы комплекты. Һәр шундый җыелма 200 мең сумнан да ким түгел.

Ике манекенда да – Россиядә җитештерелгән «Атлас» шлемы. Ул бик уңайлы, җитештерүче компания, ялгышмасам, Новосибирск. Шушы көннәрдә генә миңа СВО зонасыннан егетләребездән видео килде. Видеода миңа бу шлемга снайпер пулясының эләгүен күрсәттеләр. 7,62 калибрлы пуля эләксә дә, шлем бераз гына зыян күргән, ә хәрби исән калган, һәм бу – иң мөһиме. Шлем үзе кевлардан эшләнгән, шулай ук камера өчен алгы, ә ян-якларында фонарь һәм колакчыннар өчен җайланма белән җиһазландырылган», –- дип сөйләде ТР ДОСААФ хезмәткәре Эдуард Сугачков.

Сугышчы-штурмовик бронежилет кия, ул төп органнарны: йөрәкне, корсак өлкәсе һәм бот өлкәсе органнарын саклау өчен билгеләнгән. Эдуард Сугачков сүзләренчә, хәзер сугышчылар нигездә ярчыклы яралар ала, пуля яралары күп тапкыр азрак. Шулай ук бронежилетта магазин өчен сумка, гранаталар урнаштырылган, дару тартмалары, рация һәм өстәмә медицина сумкасы өчен урын бар. Бронежилет үзе 12 килограмм авырлыкта, аның 5нче саклау классы бар, аның өчен бронепластиналар шулай ук Россиядә, ягъни Санкт-Петербургта җитештерелә.

Фото: © «Татар-информ», Дмитрий Шатров

Комплектка тезлекләр һәм терсәклар керә. Бронежилет универсаль, ул теләсә нинди саклагыч яка һәм җилкә япмасы кияргә мөмкинлек бирә. Шулай ук комплектка өстәмә боекомплект һәм кирәкле чаралар өчен утилитар сумка керә.

Әгәр гранатометчының формасын сүтсәк, ул штурмовик формасыннан аерылып тормый. Аңа демисезон һәм җәйге курткалар, өстәмә тактик күлмәк һәм чалбар керә. Кышкы вариант өчен җылы кием формасы, җылы чалбар һәм бушлатлар бара. Ә зур сумка аңа шәхси әйберләр һәм төрле максатлардагы өч дарулар сумкасы өчен кирәк.

«Бүгенге көндә рәсмиләштерү 1 көн эчендә башкарыла»

Яңа патриот-контрактчыларга, финанс ярдәменнән тыш, Воровский урамындагы 25нче йортта контракт хезмәтенә рәсмиләштерү үзәгендә оештыру эшләрендә ярдәм дә гарантияләнә.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Казандагы «Батыр» контракт хезмәтенә сайлап алу үзәге көн саен татарстанлыларга һәм Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләргә РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзергә ярдәм итә. Үзәк башлыгы Владислав Кузнецов «Татар-информ»га, «бер тәрәзә режимы»нда, чиратсыз һәм бюрократиясез, кандидатларның документларны рәсмиләштерүләре турында сөйләде. Анда алар белгечләр белән киңәшләшәләр, ә аннары хастаханәләрдә «яшел коридор» буенча барлык кирәкле анализларны тапшыралар.

«Батыр» үзәге контракт буенча хәрби хезмәткә рәсмиләштерү системасын гадиләштерү өчен төзелә. Башта бу процедура 1 айдан 2 айга кадәр, ярты ел элек тәүлектән ике көнгә кадәр вакыт алган, бүгенге көндә барысын да 1 көнгә кадәр оптимальләштерергә мөмкин булган. Без шәхси эшне рәсмиләштерәбез, медицина комиссиясен үтәргә ярдәм итәбез һәм шәхси эшне контракт хезмәтенә сайлап алу пунктына тапшырабыз. Сайлап алу пункты кандидатураны хуплагач, боерык чыга, һәм икенче көн уртасына кеше рәсми рәвештә контракт буенча хәрби хезмәткәр була», – дип сөйләде Владислав Кузнецов.

Элек потенциаль контрактчыга хәрби комиссариатка барырга, анда шәхси эш рәсмиләштерергә, аннары хастаханәгә барырга, анализларга юлламалар алырга, озак чиратларда утырырга, аннары диспансерлардан кирәкле белешмәләрне алырга, барысын да үзенә алып китәргә һәм алып килергә кирәк иде. Хәзер исә бу эшне үзәк белгечләре 1 көн эчендә эшләп бирә.

«Әгәр элек медицина тестларын алу белән проблема булса, хәзер бу мәсьәлә 100 процентка хәл ителгән. Кандидат безгә килә, һәм безнең хезмәт машинасында без аны 16нчы шәһәр клиник хастаханәсенә алып барабыз. Анда ул «яшел коридор» аша контракт буенча хезмәт итүгә яраклылык дәрәҗәсен күрсәтүче барлык белгечләрне уза. Шул ук хастаханәдә ул кан тапшыра, наркотикларга экспресс-тест һәм барлык медицина мәгълүмат базалары буенча тикшерелә. Бу мәгълүмат терапевтка эләгә, һәм ул кандидат турында карар чыгара. Система җайга салынган, моның белән проблемалар юк. Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәм итә һәм кайбер индивидуаль проблемалар телефоннан шалтыратып хәл ителә», – дип сөйләде «Батыр» үзәге башлыгы.

Контрактны имзалау өчен, гражданга үзе белән паспорт, хәрби билет, ИНН, СНИЛС, белем турында документлар, бала туу турында таныклык һәм никахлашу турында таныклык алырга кирәк. Әгәр берәр документ югалган икән, «Батыр» үзәгендә аны торгызырга ярдәм итәчәкләр.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Ни өчен чит ил кешеләре Татарстанда контракт төзи?»

ТР хәрби комиссариатында «Татар-информ»га, төрле дәүләтләрнең гражданнары даими рәвештә РФ Оборона министрлыгы белән хәрби хезмәткә контрактлар төзиләр, дип сөйләделәр. Кагыйдә буларак, алар гражданлыкны гадиләштерелгән вариантта алырга һәм Россиядә яшәргә телиләр.

«Контракт хезмәтендә катнашу өчен, чит ил гражданына Россия территориясендә законлы рәвештә урнашуы турында документлар тапшырырга кирәк. Шулай ук белем турында документлар һәм башка дәүләтнең гражданлыгын раслаучы документлар кирәк. Чит ил кешесе 1 елга контракт төзи, ярты ел хезмәт иткәннән соң, ул гражданлыкны гадиләштерелгән режимда алырга хокуклы», – дип сөйләде контракт буенча хезмәткә сайлап алу пункты офицеры Егор Горячев.

Аның сүзләренчә, бу айда гына Татарстаннан контракт буенча берничә чит ил гражданы хезмәт итәргә киткән. Аларның берсе – Казанда 5 елдан артык яшәгән һәм Россиядә калырга карар иткән студент.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Махсус хәрби операция катнашучылар нинди ташламалар һәм түләүләр ала?

Хезмәткәрләре контрактка кул куйган предприятиеләр аның эш урынын сакларга һәм аңа хезмәт хакы түләргә тиеш, шулай ук аларны кирәкле әйберләр белән тәэмин итәргә һәм хәрбинең гаиләләрен тәрбиягә алырга тиеш. СВО зонасында контрактчыларга ай саен Саклану министрлыгыннан 210 мең сум түләнә.

Хәрби хезмәткәрләр өчен ташламалар:

  • Бушлай медицина ярдәме.
  • РФ Саклану министрлыгы хисабына шифаханәләргә һәм профилакторийларга бушлай юлламалар. Шулай ук хәрби хезмәткәрнең гаилә әгъзалары өчен юллама бәясенең 50% ташламасы гамәлдә булачак.
  • Ташламалы ипотека алу, Саклану министрлыгы хисабына торак сатып алу мөмкинлеге.

Туплау-ипотека системасы (НИС) – контракт буенча хәрбиләрне торак белән тәэмин итү формасы. Хәрби хезмәткәргә шәхси тупланма счет ачыла, аңа ел саен, эштән азат ителгәнче, билгеле бер сумма салып барыла, 2023 елда бу – 349 614 сум.

Торак сатып алу өчен, хәрби хезмәткәр тупланган акчаны да, банктан алынган акчаны да куллана ала. Кредитны хәрби хезмәткәр үзе түгел, ә «Росвоенипотека» дәүләт учреждениесе каплый. Хәрби хезмәткәр 3 еллык хезмәт стажы булганда тупланма-ипотека системасына керә ала. СВОда катнашучы хәрбиләр НИСка кергәннән соң ук торак сатып ала алачак.

  • Бушлай өстәмә белем алу мөмкинлеге

Контракт буенча теләсә кайсы хәрби хезмәткәр офицер дәрәҗәсен һәм командир вазифасын ала ала. Бу – карьера баскычы буйлап үсеш мөмкинлеге бирә.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

  • Сугыш хәрәкәтләре ветераны статусы

Свода катнашкан барлык хәрбиләр «сугыш хәрәкәтләре ветераны» статусын ала. Бу статуска ия булу белән бер үк вакытта граждан ай саен 3 480 сум күләмендә түләү ала.

  • Тормыш һәм сәламәтлек страховкасы

Яраланган өчен һәр хәрби хезмәткәр берьюлы 3 млн сумга кадәр ала, бу – яралануның авырлыгына бәйле. Хәрби хезмәткәр һәлак булганда аның гаиләсе 12 млн сумга кадәр акча ала.

Хәрбиләрнең гаиләләре өчен:

«Батыр» картасы каралган, ул балалар бакчасына, балалар бакчасындагы барлык түгәрәкләргә, туклануга түләүне тулысынча каплый. Мәктәп укучылары мәктәп түгәрәкләренә, озайтылган көнгә йөри ала, алар өчен бушлай туклану һәм спорт секцияләре каралган. Шулай ук бер өлкән кеше белән балалар бушлай театрларга һәм музейларга йөри ала.

  • Әгәр ипотека түләү буенча бурычлар булса, алар граждан контракт буенча хезмәт иткән вакытта алынмый.
  • Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары югары уку йортларына керү өчен квота ала. Һәр институтта бу балаларны кабул итү өчен квота бар. Әгәр элек бала түләүле нигездә укырга керсә, ул бюджетка күчә алачак.

Контрактчыларга ничек ярдәм итәләр һәм Татарстаннан ничек китәргә 8 (800) 222-59-00 телефоны буенча белергә була. РФ Кораллы Көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында күбрәк белү – heroes-tatarstan.ru яки 117 телефоны буенча.

«Татар-информ»нан Дмитрий Шатров язмасы тәрҗемә ителде

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100