Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәрбиләр турында тәнкыйть язган өчен 15 елга утыртырга мөмкиннәр

news_top_970_100

Украинадагы махсус операциядә катнашучыларны дискредитацияләгән өчен, 15 елга төрмәгә утыртырга мөмкиннәр. Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин шундый закон инициативасы кертелүе турында хәбәр итте.  

Сүз барлык хәрбиләр – үз ирекләре белән катнашучылар да, хәрби бурычны үтәүче башкалар турында да бара. «Бу закон инициативасы, үз гомерләрен аямыйча, ил һәм безнең гражданнарның иминлеген тәэмин иткән һәркемне яклаячак», – дигән Володин.

Канун проектында 5 миллион сумга кадәр яки хокук бозучының соңгы 5 ел эчендәге хезмәт хакы күләмендәге штраф, 5 елга кадәр төзәтү эшләре, яки 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

Володин әйтүенчә, бу канунны кабул итүнең инициаторы «Вагнер» хосусый хәрби ширкәте җитәкчесе Евгений Пригожин булган.

Пригожин үз иреге белән хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларны, шулай ук элек төрмәдә утырганнарны яклауны сорый. Яклау дигәндә, махсус хәрби операциядә катнашучылар турында теләсә нинди тәнкыйди характердагы чыгышлар (социаль челтәрләрдә язу яки, әйтик, халык алдында чыгыш ясау) һәм шулай ук кешеләрнең элекке хокук бозулары турында язу тыелырга тиеш, дип саный Пригожин. «Вагнер» җитәкчесе фикеренчә, «кайбер мәгълүмат чаралары, «Телеграм» каналлар һәм блогерлар Россияне яклаучы, сезнең өчен гомерләрен аямаган кешеләрне ямьсез рәвештә, явыз һәм җинаятьче итеп күрсәтә». 

Пригожин фикеренчә, иң зур җәза 5 ел булырга тиеш. Володин, аның инициативасы нигезендә, канунда төзәтмәләр әзерләргә фәрман биргән.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 1 март 2023
    Исемсез
    Гафу итегез билгеле🤲🏻 Узлэрен аямыйча,илебезне дошманнардан саклап,жил буранда ,карлы янгыр асларында ачлы туклы , туйганчы йокы курмэгэн солдатларыбыз ,балаларыбыз турында телэсэ нинди уйдырма язган Хэм такылдап йоручелэрне 5 елга гына тормэгэ ябу аз минемчэ. Ул мэлгуннэр сугышнын ни дэрэжэдэ куркыныч икэнлеген уйлыйда белмилэр ич. Сторго 10 ел бирэсе Андый бэндэлэргэ. Тормэдэн чыкканда кара клейма сугып чыгарасы паспортларына. Калганнарга гыйбрэт булсын очен .
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100