Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәрби зонадан кайткан Татарстан имамы: «Башыңа кайчан снаряд төшәсен дә белмисең»

Тимур хәзрәт Ибраһимов һәм православ рухание – иерей Виталий Беляев хәрби операция зонасындагы сугышчыларыбызга гуманитар ярдәм илтеп кайттылар.

news_top_970_100
Хәрби зонадан кайткан Татарстан имамы: «Башыңа кайчан снаряд төшәсен дә белмисең»

Үлем куркынычы янауга карамастан, хәрби руханилар солдатларның окоп тормышы авырлыкларын бүлешеп, хәлләрен белешеп кайттылар. Бу хакта «Казанские ведомости»да Дамирә Хәйруллина яза.

«Казанские ведомости» корреспонденты белән әңгәмәсендә Тимур хәзрәт хәрби зонада үзе күргәннәр белән уртаклашты.

Тимур хәзрәт, махсус операция зонасына ничек барып чыктыгыз?

– Мин элегрәк Анатолий атакай (Анатолий Григорьев, 2022 елның сентябрендә хәрби операция зонасында һәлак булды) белән аралашып тора идем. Без аның белән һәрвакыт егетләр (хәрбиләр) белән контактта булдык. Ул һәлак булгач, моңарчы Харьковта булып кайткан Виталий атакай (Беляев) белән сөйләшә башладык. Андагы егетләр: «Ә безнең мулла кая? Безнең имам?» – дип сораганнар, шуңа ул миңа анда барырга тәкъдим ясады. «Барасыңмы?» – дип сорады. «Барам!» – дидем.

Тимур хәзрәт Ибраһимов һәм иерей Виталий Беляев

Фото: © Тимур хәзрәт Ибраһимов архивыннан

Нигә ризалаштыммы? 6 ел элек, мин Болгарда укыганда, академиягә (Болгар ислам академиясе) Тәлгать Таҗетдин килгән иде. Мөгаллимебездән мин аның хәрби имамнар әзерли торган кафедрасы бар икәнлеген белдем. Ә безнең Халыклар Дуслыгы йортында конференция иде. Мин шуннан, «Нива»га утырып, хәрби киемдә туры Болгарга килдем. Тәлгать Таҗетдин шунда иде әле. Аңа мөрәҗәгать иттем, ул минем форманы күреп: «Ну, безгә мондый генераллар кирәк», – диде. Ул команда бирде дә, мине яздырдылар. Мин Уфада 3 ел укыдым. Менә шулай башланды бу тарих.

Сезнең хәрби тәҗрибәгез бар, Әфганстанда хезмәт иткәнсез...

– Әйе, мин – кадровый офицер.

Командировкага ничек әзерләндегез? Хәрби форманы сатып алдыгызмы?

– Юк, үземнең хәрби формамны кидем, ул – минем бердәнбер, медальләр белән. Минем башка хәрби формам юк. Мин шушы формадан киттем анда (махсус хәрби операция зонасына). Бронежилетны исә миңа шунда бирделәр. Ә Виталий атакайның – ул Себердә дә, Харьковта да булган – үзенең бар әйбере бар иде.

Украинада «Алга» батальоны составында махсус хәрби операциягә үз теләге белән киткән Анатолий атакай һәлак булды. Курыкмадыгызмы?

– Мин үлем турында уйламадым да. Хатынымны «яшел зонада булачакмын» дип тынычландырдым – шул гына. Ул тынычланды, китүемне тыныч кабул итте. Кызым: «Син нәрсә?» – дип тотынды, шул рухта инде. «Дәшмә. Мин хәрби имамнар кафедрасын махсус рәвештә, егетләр белән бергә булыр өчен тәмамладым», – дидем.

Фото: Тимур хәзрәт Ибраһимов архивыннан

Операция башлангач, шалтыраттылар, «Мин риза», – дидем. Яшемне сорадылар. Миңа 75нче яшь. 40 яшькә кадәргеләр генә алына, мине ала алмыйбыз, диделәр. Шулай итеп, читтә калдым. Югыйсә, беренче көннәрдән үк Анатолий атакай белән була ала идем.

Имам буларак, анда нинди вазифалар башкардыгыз?

– Имам буларак, нигездә, дин турында сөйләдем. Исламның һәр мөселман үтәргә тиешле 5 баганасы бар. Виталий христианнар белән сөйләште, мин – мөселманнар белән. Блинаджның Виталий бер башында, мин икенче башында. Бер-беребезгә комачауламадык.

Хәрбиләр ниләр турында сорый, кызыксына?

– Бер хәрби миңа шундый сорау бирде: «Хәзрәт, ураза кайчан ул?» – ди. «Нигә сиңа ураза?» – димен. Ул бит хәрби хезмәттә. Аңа кирәкми. Шул ук вакытта, ураза шартларын шундый катлаулы шартларда да үтәргә мөмкин. Мәсәлән, без гуманитар ярдәм китердек. Ул бит аны үзе ашамаячак, башкаларга таратачак. «Синең монда 10 кеше – димәк, син айның ун көненә чистарынасың», – дидем.

Безнең солдатларга сугышчан рухларын югалтмаска ничек булышасыз? Нинди сүзләр әйтәсез?

– Мин үзем белән Мөселманнарның Диния нәзарәте бастырган рус һәм татар телендәге әдәбиятны алдым.

Сугышчылар арасында дин тотучылар күпме?

– Алар барысы да ышана. Минем янымда алар ислам кабул итте, чөнки Алласызларның тәмугка эләгү мөмкинлеген аңладылар. Безнең сүз, ни әйтсәң дә, анда көчкә ия.

Нинди үтенечләр белән мөрәҗәгать итәләр? Үлүчеләр белән сөйләшергә туры килдеме?

– Безгә тагын килегез, дип сорыйлар. Әфганстанда булганда, иң авыры – яралы солдатның синең кулларыңда үлүе иде. Санитарканы көтәсең, ә ул юк. Үзеннән-үзе яшьләр ага. Бу – иң катлаулысы.

Хәзерге махсус операция Әфганстанныкыннан аерыламы?

– Бик нык! Анда ата торган корал иде, монда пилотсыз очкычлар оча. Оператор, хәрәкәтне сизеп, координаталарны бирә дә, миномет утка тота.

Ә кайда начаррак иде?

– Кайда начаррак? Башыңа кайчан снаряд төшәсен белмәгән җирдә.

Сугышчылар догаларында нәрсә турында сорый?

– Исән-сау кайтуны сорап дога кылалар.

Фото: © Тимур хәзрәт Ибраһимов архивыннан

Туган җирдән килгән, балалар язган хатлар һәм китаплар сугышчыларны рухландырып җибәрәме?

– Әлбәттә! Без хәтта әдәби китаплар алып барабыз. Чөнки аларның 3 көн позициядә чаклары була. Аларда бер мәгълүмат та юк. Анда алар дөнья белән хәбәрләшми. Мунча юк, әмма ашау җайга салынган. Беренче атналарда анысы белән дә кыенлыклар булуы турында сөйләде егетләр. Хәзер бар да әйбәт. Санитар, биш ишекле «Нива» сорыйлар.

Махсус хәрби операция зонасында булганнарга һәм әле яңа китүчеләргә нинди киңәшләр бирерсез?

– Нинди киңәш биреп була? Үз бурычыңны үтә!

Тимур хәзрәт Ибраһимов Югары Ослан районының Кызыл Байрак мәчете имам-хатыйбы. Әфганчы ветеран, хәрби очучы, запастагы подполковник. Оренбург югары хәрби авиация училищесын тәмамлаган, илне саклап, 28 ел хезмәт иткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100