Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәрби операциягә хатынына әйтмичә китеп хәбәрсез югалган Нурлат егетенең язмышы ачыкланды

news_top_970_100

Нурлат районының Иске Иглай авылыннан махсус хәрби операциягә киткән Александр Иванов хәбәрсез югалган була. «Ватан сакчылары» фондының Нурлат филиалы социаль координаторлары аны вафат дип танырга ярдәм итә. Бу хакта «Нурлат» газетасы яза.

Махсус хәрби операция башлангач, Александр хәрби хезмәткә китәргә тели. 2022 елның җәй ахырында килешү төзи, Барс-19 батальонында хезмәт итә. 1 сентябрьдән хәрби операция зонасында хезмәтен башлый, ә 11 сентябрьдә хәбәрсез югалганнар исемлегенә эләгә, хәрби хәрәкәтләр барышында камалыштан чыга алмый.

Александрның 2 баласы бар, улы 8нче сыйныфта укый, кечкенә кызы күптән түгел генә балалар бакчасына йөри башлаган. Хатыны Ираида эшкә чыгарга җыена.

Социаль координаторлар гаиләгә кирәкле документларны җыярга ярдәм иткән, ә районга Александрның хәрби иптәше кайтканын белгәч, аны судка шаһит буларак җәлеп итәләр.

«Александр контракт төзүе турында хатынына әйтә алмаган, вахта эшенә китәм, дип кенә әйткән. Үзенең махсус хәрби операция зонасында булуын операциягә китәр алдыннан гына шалтыратып әйтә. Бу – Ираида өчен бик тетрәндергеч була. Алар күптән түгел генә яңа йортка күченгән. Киләчәккә зур планнар корып яшәгәннәр. Хәзер гаиләгә Александрсыз гына яшәргә өйрәнергә туры киләчәк. Ә без янәшә булырбыз, ярдәм итәрбез», – дип сөйләгән социаль координатор Татьяна Әхмәтҗанова.

Социаль координаторлар судта тыңлаучылар буларак катнашкан. Алар хәзер гаиләгә «махсус операциядә һәлак булган хәрбинең гаиләсе» статусы бирелсен өчен документлар әзерләргә ярдәм итә. Бу статус дәүләт ярдәме алу өчен кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100