Махсус хәрби операция зонасында хәрби хезмәт үтү өчен мобилизацияләнгән һәм Россия Саклану министрлыгы белән контракт төзегән гражданнарга Башкортстанда 100 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган пособие түләнәчәк. Ул 2023 елның 11 ноябреннән соң хәрби хезмәткә килүчеләргә бирелә.
Яңа төрле түләү турындагы төзәтмәләр Башкортстан Республикасы Башлыгы карарына кертелә. Карар 2024 елның 19 февралендә үз көченә кергән.
2023 ел башыннан бирле Башкортстанда махсус хәрби операциядә катнашу өчен 6 меңгә якын кеше контракт төзегән. Кайбер басмалар язуынча, Уфада фатирлар саен йөреп, Саклану министрлыгы белән контракт төзергә тәкъдим итә башлаганнар.
Мондый очракларның берсе Уфа шәһәренең Совет районында Мингажев урамында була. Фатирга килгән кешеләр үзләрен Совет районы администрациясе хезмәткәрләре дип таныштырган.
Бездә бит үз теләге белән хәрби хезмәткә китүчеләрдән торган батальоннар оештыру штаблары бар. Ләкин алар беркемгә дә алай йөрмиләр. Яки Росгвардия бар. Гражданнарның шәхси мәгълүматларын, ягъни адресларын ят кешеләргә бирү мәсьәләсе туа. Болар мобилизация чаралары һәм хәрби комиссариат аша барысы да законлы рәвештә башкарыла торган чакырылыш чаралары түгел, – дигән адвокат Роман Петров. Ул билгеләп үткәнчә, монда төп сорау: ни өчен бу кешеләрдә башкаларның шәхси мәгълүматлары бар?
2023 елның июнь аенда Россиядә уналты төбәк, шул исәптән Мәскәү, Севастополь, Чечня һәм Сахалин өлкәсе, контракт буенча хәрби хезмәткә җыю буенча планны иң яхшы үтәүчеләр исәбенә кергән.
РФ саклану министры урынбасары Николай Панков сүзләренчә, Мәскәү һәм Севастополь, Алтай Республикасы, Башкортстан, Ингушетия, Карачай-Черкес, Коми, Тыва, Чечня, Әстерхан, Воронеж, Мурманск, Пенза, Сахалин, Төмән һәм Яһүд автономияле өлкәсе контракт белән хәрби хезмәткәрләр җыю планын үтәү буенча иң алдынгы төбәкләр булган.