Хәрби операциягә бәйле тарихлар: «Мин борчылып, төннәрен йокламадым, ә ул яшь кыз тапкан»
Ир-атлар кискен травматик ситуациягә эләгеп, үзләренең дөньяга карашын да, әйләнә-тирәләрен дә үзгәртә.
Өлешчә мобилизация игълан ителгәннән соң, ЗАГСларда ыгы-зыгы башлана: моңарчы гаиләләрен законлаштырырга ашыкмаган яки якын арада язылышырга ниятләгән парлар, хәрби комиссариатка чакыруны күрсәтеп, язылыша башлады. Бу хакта «Казанские ведомости»да Лика Исаева язмасы.
ЗАГСка хәзер ир-егетләре ялга кайткан кешеләр дә килә. Кемдер махсус хәрби операциягә киткәнче язылышырга өлгермәгән, кемдер, башка тормышны күреп кайтканнан соң, өйләнергә карар кылган. Сайланган ярының балаларын уллыкка алу турында карар кабул иткән ирләр дә бар, һәм алар өчен үзләренең балага үз әтисе булу-булмавы мөһим түгел. Иң мөһиме – барысы да риза булсын. Ләкин, кызганыч, әмма ир-атларның өйдән һәм гаиләдән озак вакыт ерак яшәве көтелмәгән нәтиҗәләргә дә китерә.
Тылда калып, гаилә учагын саклаучы хатын-кызлар туында «Казанские ведомости» хәбәрчеләре сөйли. Без батыр сугышчыларыбызның казанышларын һич тә киметмибез, ә Татарстанның кайбер гаиләләренең язмыш борылышлары турында гына сөйлибез. Мәкаләдәге барлык исемнәр үзгәртелгән.
Илсөяр: «Контрактка кул куярга җыенгач, никахлашырга үзе кыстады»
Өлешчә мобилизация кысаларында 26 яшьлек кызның сөйгән яры Маратка повестка килгәч, алар туй белән ашыкмаска карар кыла. Яшьләр ноябрь аенда язылышырга планлаштырган була, әмма аңлашыла ки, туй кичектерелә. 28 яшьлек Маратның кайтуын көтәргә һәм шул вакытта ЗАГСка гариза бирергә, дигән фикергә киләләр.
Хәрби комиссариатта исә, ир-атларны актлар залына җыйгач, кыз мобилизацияләнгәннәрнең берсенең әнисе белән таныша. Әни кеше исә, аның һәм Маратның язылышырга теләге юкмы, дип кызыксына, чөнки хәзер тизләтелгән рәвештә язылышу мөмкинлеге бар икән.
«Юк, мин көтәчәкмен!»— дип елмая Илсөяр.
Марат китә, шалтыратып тора, мессенджерларда хәбәрләр яза. Бервакыт шалтыраткач, катгый рәвештә, ялга кайту белән ЗАГСка барабыз, дип белдерә. Бернинди зур тантана, ресторан һәм туй сәяхәтләре кирәкми, ди ул, әмма рәсми никах булырга тиеш.
«Мин сине рәсми рәвештә хатыным дип атарга телим, чөнки Россия Оборона министрлыгына хезмәт итү контрактына кул куярга планлаштырам»,– Марат үзенең үзсүзлеген һәм катгыйлыгын шулай аңлата.
2023 елның маенда, Марат ялга кайту белән, яшьләр язылыша.
Мария: «Бүтән беркемгә дә мине «бергә яши торган хатын» дип атарга рөхсәт итмәячәген әйтте, хәзер мин – ир хатыны!»
Мария һәм егете Владимир инде 3 ел бергә. Никахларын теркәп тормаска карар итәләр, чөнки икесе дә паспорттагы штампны «хисләрне үтерүче богау» дип саный. Чаллыда кызның фатирында яшиләр, уртак хуҗалык алып баралар. Ә аннары өлешчә мобилизация чорында Владимирга повестка килә.
Егет качарга уйламый, хәрби комиссариатка килә. Машага шалтыратып тора, еш яза. Аннары яралана һәм Мәскәүдәге госпитальгә эләгә. Ләкин Мария аның янына килә алмый – паспортында штамп булмагач, кызны контроль кабул итү пунктына кертүдән баш тарталар. Бик авырлык белән генә егет дәвалаучы табибын Мария өчен бер тапкыр бирелә торган пропуск язарга күндерә. Ә тегесе, рапортка кул куйганда да аны шелтәләвен дәвам итә: «Кызны хурлыкка калдыру оят түгелме? Ул сиңа – бергә яши торган хатын-кыз, хатын түгел! Өйлән, югыйсә ул бөтен кеше өчен һаман шулай «беркем түгел» булып калачак!» – ди.
Әллә табибның сүзләре тәэсир итә, әллә Владимир үзе шундый карарга килә, әмма ул кызга тәкъдим ясый. Яшьләр госпитальдә үк язылышырга булалар, ләкин егетнең кайбер документлары хәрби операциядә юкка чыккан булу сәбәпле, ниятләре барып чыкмый. Дәваланып чыккач, Владимир сәламәтлеген ныгыту өчен ял ала һәм Чаллыга кайта. Анда документларны кире ясаталар һәм, ниһаять, яшьләр үз мөнәсәбәтләрен рәсми рәвештә терки.
Венера: «Борчылып, төннәрен йокламыйм, ә ул яшь кыз тапкан»
«Пашаны мобилизацияләделәр, ә без кызларым белән өйдә, авылда калдык. Район хакимияте булдыра алганча ярдәм итте, күршеләребез безне шефлыкка алды – кече кызым Алинә еш авырый, ә олысы Рәзилә кичкә кадәр укый, аны өйгә сыйныфташларының әти-әниләре кайтара», – дип сөйли 36 яшьлек Венера.
Механик Павел әзерлек вакытында барлык мобилизацияләнгәннәр белән бергә Казан танк полигонында яши. Ял көннәрендә трассага чыга, туган районына кадәр «попутка» тота. Ул кайткач, гаиләдә бәйрәм. Декабрь аенда полк китә. Павел ышаныч кәгазе язып, хезмәт хакы күчә торган картасын хатынына калдырып, китеп бара. Мөмкинлек булгач, шалтыратып, үзенең яңа телефон номерын бирә, балаларның мәктәптә һәм балалар бакчасындагы уңышлары белән кызыксына.
Ләкин май аенда ялга кайткач, ир үзенең түләүләр килә торган банк картасын Венерадан яшереп, үзе белән алып китә. Карта юклыгын хатын шундук сизми әле, ә Павел инде кабат махсус хәрби операциягә киткән була. Башта өеннән эзли хатын картаны, аннары иреннән, картаның кая югалганын белмисеңме, дип сорый. Павел картаны үзе алып киткәнен таный һәм хатынын шаккатырып: «Мин башка берәүне очраттым, без аерылышабыз», – ди.
Соңрак ачыкланганча, Татарстаннан мобилизацияләнгәннәр базасының яңа территориясенә якын урнашкан торак пунктларның берсендә Павел шунда яшәүче 30 яшьлек бер хатын-кызны очраткан икән. Һәм шуның белән яңа гаилә корырга ниятли. Хезмәт хакы килә торган картасын да яңа сөеклесенә тапшырган.
«Аяк астымнан җир шуышкандай булды, – дип елый Венера. – Паша, икенче тапкыр ялга кайткач, аерылышырга гариза бирәчәген әйтте. Алар безнең шушы йортта яшәргә ниятлиләр – ул иремә әти-әнисе үлгәч, мирас булып калган, балаларның һәм минем аңа бернинди хокукыбыз юк. Туганнарым Үзбәкстанда яши, аларга кире кайтырга җыенмыйм. Паша балаларны үзенә алачагын әйтте – кызлар аның өендә теркәлгән. Бу – аның тарафыннан шундый да хыянәт... Мин монда төннәрен йоклый алмыйча аның өчен борчылып чыга идем. Ашарга утырам да, ул анда ничек микән, ашар ризыгы бармы, башы өстендә түбәсе бармы, дип уйлыйм, ә ул үзенә яшь кыз тапкан икән!..»
Алия: «Ул инде аны Чаллыга алып кайтырга өлгергән»
43 яшьлек Алия дә ачулы. Аның ире Наил ялы вакытында үзенең «поход хатынын» Чаллыга алып кайтырга өлгергән икән инде. Акча картасын хатынына бирмәгән, 15 яшьлек улары өчен хатынына акча гына күчерә торган булган. Ялга, бик күпләр кебек үк, Татарстаннан мобилизацияләнгәннәрне алырга җибәрелгән автобус белән кайткан. Беренче көнен гаиләсе янында була, аннары, үзенең аңлатуынча, дуслары һәм танышлары белән күрешә.
Наил белән бергә, әмма поездда, ирнең сөяркәсе дә кайта. Наилнең ялы үтеп китә, гаиләсе белән 3 тәүлектән дә артык тормаган ир кабат махсус хәрби операциягә китә. Ә фатир ишеген таныш булмаган хатын шакый. Алиягә ул, бөеренә таянып: «Наил сиңа әйтә алмады, әмма ул сине бүтән яратмый», – дип белдерә.
Ике хатын арасында җитди низаг куба, шулай да кул күтәрүгә үк барып җитмиләр. Алия шундук иренең номерын җыя: «Нинди сафсата бу?! Син мине яратмыйсың, дип нинди хатын килеп әйтә миңа? Үзең әйтә алмадыңмы?» Алия белән аралары ерак булудан файдаланып, Наилгә кыюлык иңә: «Әйе, яратмыйм! Мин Руслана белән яшәячәкмен!»
Ирләре өлешчә мобилизациягә чакырылгач ясаган чатта хатыннар, бу хәлдән соң, үз парларыннан бу Руслананың кемлеген, тагын кемнәрнең үзенә «поход-кыр хатыны» табуын ачыклый башлый. Наилдән тыш, аларның взводларыннан тагын ике егет җирле хатын-кызлардан үзләренә «дус» тапкан икән. Ләкин бары тик Наил генә «яңа гыйшкын» Чаллыга күчерергә тәвәккәлләгән. Ул Русланага арендага фатир яллый, базарда эш табып бирә.
Таисия: «Әтисе булмаса да, уллыкка алды»
32 яшьлек Таисия сөйләгән тарих исә бөтенләй башка. Аның ире Артур өлешчә мобилизация турында повестка алу белән шундук хәрби комиссариатка бара. Җыеныр өчен 3 көн вакыт бирәләр. Ә ул никахларын ничек теркәргә икәнен белешү өчен ЗАГСка ашыга.
«Мондый хәл чыгар дип уйлаганыбыз да булмады. Минем улым бар, «әти» графасында аның сызык тора – чын әтисе мин балага узу белән ташлап китте. Артурны мин соң очраттым, бергә 3 ел яшәдек. Миша аны «әти» дип йөртте, әмма без документлар турында уйламадык та, – дип искә ала хатын. – Безгә, повестка белән хәзер үк язылыша аласыз, дигәч, без мөнәсәбәтләребезне теркәдек. Артур китте, язып торды, шалтыратты. Мишаның туу турындагы таныклыгын үзгәртү өчен нәрсәләр кирәклеген белүемне сорады. Мин белешкәч, ул Түбән Камага кайтты, һәм шундук судка барып, әти булып билгеләүләрен сорап гариза язды, һәм аны яңа таныклыкка яздылар. Ул үзе болай ди: «Мин чын ир-ат булып калырга тиеш, баланың әтисе булырга тиеш!»
Психолог Наталья Ковалева: «Ирләргә күз-колак булучы калмады, шуңа алар «бәйдән ычкынды» да инде»
Кызганыч, нәкъ шундый ук хәлләрне Бөек Ватан сугышы вакытында әбиләребез дә кичергән. Ир-атлар кискен травматик ситуациягә эләгеп, үзләренең дөньяга карашын да, әйләнә-тирәләрен дә үзгәртәләр. Гаиләсез калгач, күпләр хатыны контроле астында кыюлыклары җитмәгәнне кылана башлый. Өлешчә мобилизация вакытында гаиләләреннән ерак булучылар үзләренә «туган җан» эзли башлый. Ирләре гаилә тормышы өчен мондый авыр сынауны үтә алмаган хатыннарга киңәш кенә бирә алам: җибәрегез аларны, үзегез һәм балалар белән шөгыльләнегез. Көчләп яраттырып булмый, ә бер тапкыр хыянәт иткән кешене кире кайтарырга тырышу – мәгънәсезлек, аның кабат хыянәт итмәячәгенә бернинди гарантия юк.