Социаль челтәрдә бер ихлас видео таралды: анда хәрби егет туйга кайтып төшкән. Видеоны башкорт телендә алып барыла торган «Серле_102» аккаунты урнаштырган.
Видеода күренгәнчә, хәрбинең туйга кайтып төшүе бик көтелмәгән була. Кунаклар шаккатудан аны кочакларга тотына, шатлыктан кычкыра башлый. «Сүзсез. Елата торган», – дигән сүзләр белән генә урнаштырганнар бу видеоны.
«Йөрәгем туктый язды. Тик шундый матур, изге, куанычлы вакыйгаларга бай булсын тормышыбыз»;
«Шул тиклем көтелмәгән булды. Уен уйнап йөргәндә, капыл гына килеп сюрприз эшләде. Исән-сау йөрсеннәр инде»;
«Кайчан улым кайтып төшә инде, Алла боерса»;
«Һәр ана – баласын, туган – туганын, улы – атасын, атасы улының кайтуын күрсен»;
«Нинди зур шатлык бит, ай Аллам», – дигән сүзләр язып калдырганнар видео астына.