Минзәләнең 2нче мәктәбендә 5нче сыйныфта укучы Викториянең әтисе махсус хәрби операциядә катнаша. Ул күптән түгел генә ялга кайткан һәм кызы янына мәктәпкә барган. Зур йомшак аю, чәчәкләр белән кергән әтисен кыз бала шунда ук кочаклап ала.
Ата белән кыз 4 ай күрешмәгән. Шуңа күрә бала елап ук җибәрә. Бу бәхетле мизгелнең шаһитлары булган балаларның да күңеле тула.