Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәрби операциядән кайткан депутат: «Мобилизацияләнгәннәр 10 көн дежурда, 10 көн ял итә»

news_top_970_100
Хәрби операциядән кайткан депутат: «Мобилизацияләнгәннәр 10 көн дежурда, 10 көн ял итә»
Фотолар Эдуард Шәрәфиевнең телеграм-каналыннан

Украинада махсус хәрби операциягә бер ел була . Ә өлешчә мобилизация күп кенә ирәрне махсус хәрби операция зонасына алып килде. Анда үз теләге белән китүчеләр дә аз түгел. Шундыйлар арасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советында ЛДПР партиясеннән депутат Эдуард Шәрәфиев тә бар. «ТатарстанДа» проектына ул махсус хәрби операция зонасында уздырган 3 айлык хәрби хезмәте турында сөйләде.

Эдуард Шәрәфиевкә 39 яшь. Өйләнгән, 4 баласы бар. Махсус хәрби операция башланганнан бирле, ул волонтерлык эше белән шөгыльләнә. Берничә тапкыр хәрби операция зонасына гуманитар йөк илтүдә катнашкан. 2022 елның ноябрендә, хәрби хезмәткә үз теләге белән китүче буларак, 3 айлык контракт төзи. Шушы көннәрдә Шәрәфиев Казанга ялга кайтты. Ул – Татарстан Республикасы депутатлары арасында махсус хәрби операциядә булган бердәнбер кеше. 

Иң беренче беләсе килгән нәрсә – ничек каршы алдылар?

Бик соң кайтуыма карамастан, төнлә мине гаиләм көтеп тора иде. Берәү дә йокларга ятмаган. Икенче көнне дуслар, хезмәттәшләр, партиядәшләр белән очраштык, Дәүләт Советында очрашу узды. Барысы да бик җылы каршы алды, бөтенесе дә көткән. Кайткан вакытта хәбәрләшкән кешеләр күп булды. Юлга чыгар алдыннан социаль челтәрдә пост урнаштырган идем. Телефоным бер дә тик тормады, барысы да язды, шалтыратты.

Хәрби хезмәттә кайда булдыгыз?

Башта без Макеевка шәһәрендә булдык. Самарадан мобилизациягә алынганнар торган урынга HIMARS төшү вакыйгасыннан соң аны яхшы беләбез. Ул урыннан ерак түгел генә без урнашкан җир иде.

Беренче тапкыр ут астында калган вакытта нинди хисләр кичердегез?

 Алгы сафта булганда, беренче пуляларның колак тирәсендә сызгырып узуыннан, әлбәттә, билгеле бер тойгылар кичерәсең. Аннары инде... алгы сафта хәтта без шаярган, көлешкән вакытлар төшерелгән кадрлар бар. Видеода шартлау да, канонада да, пулялар сызгыруы да ишетелә. Видеоларны кабат караганда гына аңлыйсың – безгә төбәп атканнар, ә без ул вакытта шаярышып ятканбыз. Андый нәрсәләргә аннары ияләнәсең.

Анда 3 ай булдыгызмы?

4 ноябрь көнне киттем, 10 февральдә кайттым. Тулы график 3 айдан бераз күбрәк вакыт алды. Махсус хәрби операция зонасында 2 айдан озаграк булдым. Иң алгы сафта үткәргән вакыт 1 айдан да аз түгел. Чөнки мин, анда катнашуым тулы булсын өчен, хәрби биремнәргә чыга идем, читтән генә карап утырмадым. Мин үземне герой дип әйтмим. Мин анда ул кадәр озакка бармаганлыктан, булган вакытны тиешенчә кулланырга кирәген аңладым.

Дустыгызны югалтуны ничек кичердегез? Андый хәл булдымы?

Әлбәттә, булды. Дустыңны югалту һәрвакыт авыр. Декабрьдә башланды. Штурмнарда катнашкан вакытта һәрвакыт югалтулар була. Моңа һәрвакыт әзер булырга кирәк. Дустың да, үзең дә үләргә мөмкинсең. Бу бер мизгелдә була. "Үз" минаңны, һ пуляңны ишетмәячәксең, диләр. Бәлки, "ут сүнәдер" дә, һәм - бетте. Әйе, дусларымны югалткан булды. Кызганычка, алар «груз 200» булды. Дусларыңны югалту, бигрәк тә – гомерлеккә, бик авыр. Шуңа карамастан, эш дәвам итә. Киресенчә, ничектер ачу катырак чыга башлый. Үзебезнең егетләр өчен җавап бирергә кирәген аңлыйсың. Җавап була, һәм ул көн саен. 

Соңгы арада мобилизациягә алынганнар төшерелгән видеолар еш очрый башлады. Аларның кайберсе баш күтәрә...

Андый видеолар бик тиз арада, вирус кебек тарала. Чөнки кешеләр андый негатив мәгълүматны бер-берсенә күбрәк тарата. Мәсәлән, мин берәр хәрбинең ут эченнән үгезне коткаруын видеога төшерсәм, аны кеше карый да, булган егет, дип әйтә дә – бетте. Андый вируслы видео булып китми. Татарстаннан мобилизациягә алынганнар безнең подразделение торган урында. Бу – ике гаскәр чиктәш торган урынның алгы ягы. Аңлашылсын өчен сөйлим: мобилизацияләнгән кешеләр штурмлау операцияләрендә катнашмый, аларның бурычы – инде алынган позицияләрне тотып тору. Үз теләге белән хәрби хезмәткә килүчеләр батальоннарындагы егетләр, әзерлеге күбрәк булганнар, мотивациясе булган хәрбиләр эшли. Мәсәлән, билгеле бер позиция яки хәрби хәрәкәт өчен яраштырылган район алына, ул чистартыла, инженерлык эшләре уздырыла, миналардан арындыралар. Безнең подразделениеләр алгарак китә, ул позицияне без мобилизациягә алынганнарга тапшыра алабыз. Ул урыннар безнең хәрби хәрәкәт өчен яраклаштырылган урын, тыл өлеше була.

«Шәрәфиев анда пиар өчен киткән» дигән фикерләр бар... 

Кешеләр төрле, фикерләре дә төрле. Мин бөтен фикерләрне дә хөрмәт итәм, беркем белән дә бәхәсләшергә җыенмыйм. Кемгәдер нәрсә дә булса расларга да җыенмыйм. Бу – аларның фикере, мин андый сүзләргә игътибар итмәскә тырышам.

Пиар моментын да кире кагып булмый...

Мин – сәясәтче. Минем теләсә кайгы гамәлемне пиар призмасы аша карарга була. Шуңа күрә... Мин иртә белән чәй эчәм икән, бу да пиар булачак. Кеше чәйне рекламалый дип уйлый, ә чәй – ЛДПР чәе булачак.

«Телеграм» каналында постлар еш чыккач, Эдуард Шәрәфиев хәрби хезмәттә, ләкин анда түгел бугай, дигән уй туды. Ул гел каядыр: тегендә-монда йөри, берсе белән очрашырга кирәк, икенчесе белән аралашып ала...

Чынлыкта, бөтен хәрбиләрнең дә бертөрлерәк. Мәсәлән, безнең подразделение, штурмда булмаса, ә хәрби биремдә генә булса, позицияләрдә 3 тәүлек уздыра, 6 көн ял итә. Бу 6 көндә, позициядә булмаганда, ягъни тыл базасында булганда, минем буш вакытым бар. Ниндидер җәмәгать урынына бару мөмкинлегем бар, анда Интернет та була, әлбәттә, мин читкәрәк урынга чыккан вакытта, алдарак төшерелгән кадрларны Интернетка кертә идем. Мин – сәясәтче һәм үземнең эшчәнлегемнең мәгълүмати яктан күрсәтелүен мин дөрес дип саныйм. Үземне, үземнең подразделение эшчәнлеген күрсәтеп, шул исәптән подразделениегә гуманитар ярдәмне координацияләү дә – ул минем эшем. Моның бернәрсәсе юк. Мобилизацияләнгәннәрдән кызыксынган булды, аларда – унышар көн режимында. 10 көн дежурда, аннары 10 көн ял итәләр.

Алар унышар көн саен алмаша. Бездә – өчәр көн саен. Бездә бурыч күпмедер башкача, шуңа күрә без 3 көн эшлибез, 6 көн ял итәбез. Контракт беткәннән соң миңа отпуск бирелергә тиеш, мин хәзер отпускта. Отпусктан соң контрактка кире кайта алам, ул вакытта бу отпуск хәрби хезмәт көннәре исәбенә керәчәк, һәм контрактны мин дәвам итә алачакмын. Мондый карар кылыр өчен, миңа башта гаиләм, тормыш иптәшем, хезмәттәшләрем, җитәкчелек, шул исәптән республиканыкы белән киңәшләшергә кирәк. Ләкин шуны әйтәсем килә, минем контрактны озайту яки озайтмавыма карамастан, мин башлаган эшнең темпы дәвам ителәчәк.

Күңелегез ничек куша: кабат шунда кире бару теләге бармы?

Чын күңелдән әйтәм, кире бару теләге, әлбәттә, бар. Анда минем дусларым, иптәшләрем. Мин аларның нәрсә белән шөгыльләнгәнен, кайда икәнлекләрен беләм. Алар өчен борчылам. Команда җыелды, үзара мөнәсәбәтләр урнашты. Әлбәттә, шунда тарта. Мин менә хәзер үк анда китәр идем. Максат, бурыч бар, алда куйган максатларымны үтәү өчен, анда баруның нигә кирәк икәнен аңлыйм. Моңа бик җаваплы карыйм. Ниндидер максат куелган икән, шул максатка ирешер өчен барырга кирәк: эшләргә, эшләргә һәм эшләргә. Мин эшемне дәвам итәм. Бурычларны үти торган подразделениеләргә төрле яктан ярдәм күрсәтү өчен элемтәләр чылбыры төзим.

Минем контракт миңа хәрбиләрнең ихтыяҗларын күбрәк белү өчен кирәк булды. Махсус хәрби операциядә шәхсән катнашучы, үземдә тоеп караган кеше буларак, мин күп нәрсәләр аңладым: гуманитар ярдәмнең ничек килүе, нинди кыяфәттә, нинди күләмдә, ничек барып җитүе. Бу яктан аңлашылып бетмәгән нәрсәләр дә бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100