Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәрби операциядән баш тарткан өчен хөкем ителгән Марсель суд карарын мәхкәмәгә биргән

news_top_970_100

Марсель Кандаровка – 24 яшь, ул – контракт буенча хезмәт иткән хәрби, ефрейтор званиесендә, Башкортстанның Чишмә районыннан. 2022 елның маенда аны махсус операциягә җибәрмәкче булалар. Ул хезмәт иткән урынына килми – хәрби хәрәкәтләрдә катнашудан баш тарта. Суд карарыннан күренгәнчә, ул качкан, һәм 2022 елның сентябрендә полиция аның кайда качып ятканын ачыклаган һәм кулга алган, дип яза newsbash.ru. Марсель Кандаров үз районында ук качып яткан була.

2023 елның гыйнварында Уфа гарнизон хәрби суды, хәрби хәрәкәтләр барган чорда хәрби хезмәттән баш тартуда гаепләп, Кандаровны 5 ел гомуми режимдагы колониягә хөкем итә. Бу – Җинаять кодексының 337нче маддәсе, 5нче пункты буенча хөкем итүнең беренче очрагы. Бу – маддә буенча иң түбән срок, максималь срок – 9 ел.

Кандаровның адвокаты бу карар белән риза булмавын белдергән һәм суд карарын мәхкәмәгә бирәчәген әйткән.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100