Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәрби операциядәгеләрнең язылышмыйча гына яшәгән хатыннарын яклау турында закон әзерләнә

news_top_970_100
Хәрби операциядәгеләрнең язылышмыйча гына яшәгән хатыннарын яклау турында закон әзерләнә
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Махсус хәрби операция мәсьәләләре буенча эш төркеме Дәүләт Думасына Украинада махсус операциядә һәлак булган һәм хәбәрсез югалганнарның факттагы гаиләләрен яклау турында закон проекты керткән. Бу хакта Россия Федерация Советының беренче вице-премьеры Андрей Турчак хәбәр итте, дип яза «Комсомольская правда» сайты.

«Монда махсус хәрби операциягә кадәр ЗАГСта теркәлмәгән, әмма хәрби кеше фактта ир һәм гаиләне туендыручы булып торган мөнәсәбәтләр турында сүз бара», – дигән Турчак телеграм-каналында.

Ул искәрткәнчә, күптән түгел Россия Президенты Владимир Путинга махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрбинең ЗАГСта мөнәсәбәтләре рәсми теркәлмәгән хатыны мөрәҗәгать иткән. Ул, рәсми статусы булмау аркасында, тиешле социаль түләүләр ала алмавын әйткән.

Яңа закон мондый очракларны хәл итәргә булышачак һәм махсус операциядә һәлак булучыларның гаиләләренә тиешле түләүләрне хәрбиләрнең язылышмыйча бергә яшәгән хатыннарына бирү хокукын махсус суд тәртибендә танырга мөмкинлек бирәчәк.

«Закон проекты ул кабул ителгәнче урнашкан мөнәсәбәтләргә кагылачак», – дип өстәгән Турчак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100