Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәрби операциядәгеләргә ярдәм итүчеләрне хурлаучыларны 7 елга кадәр утыртырга мөмкиннәр

news_top_970_100

Махсус хәрби операциядәгеләрнең абруен төшергән өчен (дискредитация) 7 елга кадәр төрмәгә утыртырга мөмкиннәр. Моңа кадәр Россия хәрбиләрен кимсеткән өчен генә җинаять җаваплылыгы каралса, хәзер махсус хәрби операциядә үз теләкләре белән катнашучыларны, аларга ярдәм итүчеләрне (әйтик, волонтерларны) хурлап, аларның әһәмиятен киметеп язган, чыгыш ясаган кешеләргә дә җинаять җаваплылыгы яный. 

Җинаять кодексына кертелгән өстәмәләр нигезендә, махсус хәрби операциядәгеләрне дискредитацияләгән өчен бер административ җаваплылыкка тартылган кеше, 1 ел эчендә тагын шуны ук эшләсә, җинаять җаваплылыгы каралган. 100-300 мең сум штраф һәм 5 елга кадәр иректән мәхрүм итү күздә тотыла.

Әгәр дә дискредитацияләү кеше үлеме, сәламәтлеккә, милеккә зыян китерсә, тәртип бозылуга китерсә, штраф 1 миллион сумга кадәр, ә иректән мәхрүм итү срогы 7 елга кадәр арта.

Россия хәрби көчләренә куелган бурычларны үтәүдә ярдәм итә торган доброволецлар, оешмалар турында ялган мәгълүмат тараткан өчен, 700 меңнән 1,5 миллион сумга кадәр штраф һәм 5 ел иректән мәхрүм итү каралган. Ә инде бу ниндидер начар нәтиҗәләргә сәбәпче булса, 10 елдан 15 елга кадәр төрмәгә утыртырга мөмкиннәр.

Инде билгеләп үтелгәнчә, җинаять җаваплылыгы моңа кадәр административ җәза булган очракта бирелә. Административ штрафлар да арта. Махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм итә торган доброволецларны кимсетеп, хурлап язган өчен, гражданнарга 30-50 мең сум штраф каралган. Җаваплы вазифадагыларга – 100-200 мең сум штраф. Юридик затлар өчен – 300-500 мең сум. 

Әйтик, Самара депутаты Михаил Абдалкин Путинның юлламасын колагына токмачлар асып тыңлаган иде. (Руслардагы «вешать лапши на уши» – «алдалау» дигәнгә ишарә). Дискредитация өчен аңа 150 мең сум штраф салдылар (җаваплы урындагы кеше буларак). 1 ел эчендә кабат шушындый гамәл эшләнсә, аны инде җинаять җаваплылыгына да тартырга мөмкиннәр.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100