news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Хәрби операциядәге «Жириновский игезәге» 12 июнь турында фараз-пародия ясаган

news_top

Махсус хәрби операциядә хезмәт итүче «Жириновский игезәге» – Виктор Беломестнов үзенең кумиры стилендә Украина язмышы турында фаразлар ясаган.

«Минем фаразымны белдерәсем килә: 2025 ел Россия елы булачак. Һәм 12 июньне – Россия көнен без Банковая урамында билгеләп үтәчәкбез (Киевта Украина президенты офисы урнашкан урам). Җиңү безнеке булачак!» – ди Беломестнов, Владимир Жириновскийның сөйләм стилен кабатлап.

Актерлык сәләте булган 40 яшьлек Виктор Беломестнов элегрәк «Глас» Мәскәү театрында эшләгән. Хәзер ул «Терек» бригадасының «Скиф» батальоны составында штурмовик булып хезмәт итә. Артист Жириновскийга ясаган пародияләре белән дан казанган. Күптән түгел ЛДПР партиясе һәм Слуцкий ул хезмәт иткән бригадага берничә квадроцикл тапшырган.

«Жириновскийның игезәге»нең хәрби кушаматы – «Помреж». Ул инде 2 тапкыр дәүләт бүләге алган: «Бахмут өчен сугышта катнашучы» һәм «Бахмутны алган өчен».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар