Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәрби операциядәге тыйнак геройлар турында Элвин Грей белән Олег Газманов җыр чыгарды

news_top_970_100
Хәрби операциядәге тыйнак геройлар турында Элвин Грей белән Олег Газманов җыр чыгарды
Фото: Видеодан скриншот

Элвин Грей тәхүллүсе белән чыгыш ясаучы Радик Юльякшин Россиянең халык артисты Олег Газманов белән премьера тәкъдим итә. «Звездочка в стакане» җыры Туган илгә тугрылык һәм мәхәббәт, патриотлык хисләренә багышланган.

Җырның сүзләрен һәм көен Башкортстан композиторы Урал Рәшитов язган.

«Дуслар, сәлам! Сез минем башка кешеләрнең җырларын башкармаганымны беләсез. Дуэтларда да бик сирәк чыгыш ясыйм. Бүген сезгә яшь, әмма инде Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Радик Юльякшин (Элвин Грей) белән дуэт тәкъдим итәм. Бу дуэт, беренчедән, аның шәп җырлавы, икенчедән, ул Урал Рәшитовның махсус хәрби операциядәге тыйнак геройлар турындагы җыры булганга туды. Мондый җырларны башкару мөһим. Мин бу җырның сезгә ошавын телим. Җыр ошаса да, ошамаса да фикерләрегезне калдырыгыз», – дип мөрәҗәгать итә тамашачыларга Олег Газманов.

«Искиткеч дуэт», «Тавышларыгыз да туры килгән», «Олег Михайлович һәм Элвинга рәхмәт. Чын ир-атлар җыры, агымдагы көн вакыйгаларына туры килә», «Мин сокланам! Бу дуэтны барлык илләр ишетсен», «Күңелгә тия торган булган», «Текә» дуэт» кебек соклану һәм горурлану хисләрен белдергән җырны тыңлаучылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100