Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәрби операциядә зонасындагы Рүзәл: «Мин тормышка бөтенләй башкача карый башладым»

news_top_970_100
Хәрби операциядә зонасындагы Рүзәл: «Мин тормышка бөтенләй башкача карый башладым»

Махсус хәрби операция зонасында 4 тапкыр булган Рүзәл Минһаҗев турында видео төшергәннәр. Ул үзенең фикерләрен җиткерә һәм шигырен укый.

«Хәерле көн, хөрмәтле газиз халкым. Менә анда баргач, егетләр белән очрашкач, мин тормышка бөтенләй башкача карый башладым. Без монда юкка борчылып яшибез. Тормышның кадерен аңламыйбыз. Дөньяның тәмен күрмибез. Менә шул турыда минем иҗатым.

Күрдем бит мин ачлык ни икәнен –

Күмәч эзләп талган күзләрне.

Еллар түгел, бары авырлыклар

Якынайта икән көзләрне.

Салкыннардан, ялкыннардан түгел,

Ачынудан өзелә үзәкләр.

Шартлаулардан җирләр тетрәгәндә,

Ничек түзә икән йөрәкләр?!

Без борчылган тормыш мәшәкате,

Бер уйлансаң, бигрәк вак икән.

Дөньялары җитеш заманда да

Суга тилмерүләр хак икән.

Тормышларда ачы борылышта

Аңлашмыйча уза гомерләр.

Бу егетләр түзгән сынауларга

Түзә алмас хәтта тимерләр.

Дөнья җилләренә каршы барам,
Туры тотам, тормыш, җилкәмне.

Үз күңелем белән күрдем бит мин

Чын дуслыкның нәрсә икәнен.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 31 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Искиткеч, сокланырлык кеше!Ютюбта да анын турында языгыз,шигыренэ перевод та ясап куегыз эле
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100