Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәрби операциядәге Балтач кешесе: «Иң кадерлесе – балалардан килгән хатлар»

news_top_970_100
Хәрби операциядәге Балтач кешесе: «Иң кадерлесе – балалардан килгән хатлар»
Фото: видеодан скрин

Балтач районыннан махсус операциягә киткән хәрби якташларына видеохәбәр җибәргән.

«Исәнмесез, Балтач районы. Мин үзем – Балтач районыннан. Мобилизованный түгел. Регуляр армиядә хезмәт итәм. Контрактник. Беренче елны гына хезмәт итмим. Инде 15нче ел хезмәттә. Менә бүген безгә гуманитар ярдәм килде. Краснодар краеннан, бик күп. Без блиндажда яшибез. Менә безнең монда блиндаж», – ди ул, яшәү урынын күрсәтеп.

«Монда ятабыз, йоклыйбыз. Менә бөтен кешенең урыны бар, бөтенесенең дә, йоклау өчен капчыклар, Аллага шөкер. Монда Башкортстаннан, Татарстаннан, Краснодар краеннан, хәтта Алтай краеннан да килде.

Менә иң кадерлесе, солдатларга рәхәт булсын өчен, иң сөендергәне – безнең киләчәк буын безгә язып җибәргән хатлар. Ул хатларны монда – ята торган урын янына беркетеп куябыз. Менә монда карагыз. «Кадерле солдатлар. Сезгә бәхет, сәламәтлек, мәхәббәт телим. Сезне 23 февраль белән котлыйм. Сез безнең Ватанны саклыйсыз. 4 Е класс укучысы». Бик күп монда. Танклар ясап җибәргән, песи балалары рәсемнәре бар. «Миру – мир». Бер егет 3D кебек ясаган. Монысы – Сергиев Посадның 4нче мәктәбе, 1нче сыйныф укучысы үзенең рәсемнәрен җибәргән, носки да җибәргән. Менә бу горурлык! Мин татарча сөйләшәм, мин – татар егете!» – дип тәмамлый ул мөрәҗәгатен. 


Бу видео Балтач районы авыллары төркемнәрендә таралды. Гуманитар ярдәм җыючылар шушы видео астына: «Һәрбер килгән хат егетләребезнең күңелен күтәрә. Шушы арада посылка әзерлибез, балалар хат язалар, җибәрер идек шуларны», – дип язып куйган. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100