Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Махсус операциядә хәбәрсез югалган дип саналган җырчы Җәлил Насыйбуллинны тапканнар

news_top_970_100
Махсус операциядә хәбәрсез югалган дип саналган җырчы Җәлил Насыйбуллинны тапканнар
социаль челтәрләр

Махсус хәрби операциягә үз теләге белән киткән Аксубай районы Иске Ибрай авылы егете, автор-башкаручы Җәлил Насыйбуллинны хәбәрсез югалган дип санаганнар. Шөкер, җырчы белән барысы да яхшы булып чыккан. Ул исән-сау, шушы көннәрдә дуслары белән элемтәгә кергән. Бу хакта татар дальнобое, блогер Назим Галимов яза.

«Җәлил Насыйбуллин махсус операциядә хәбәрсез югалган, дигән хәбәр килеп ирешкәч, бер язылучым менә бу видеоны җибәрде.

«Мин сине сөярмен шашынып» җырының авторы һәм башкаручысы Җәлил Насыйбуллин Аксубай районыннан. Ул блиндажда, егетләргә туган якларын исләренә төшереп, үзенең җырын башкара. Исән-сау туган якларына әйләнеп кайтырга язсын», – дип яза блогер.

Видеода җырчы хезмәттәшләре белән бергә. «Менә бу җырның авторын да, башкаручысын да таптык. Ул – Җәлил абзый», – дип сөйли егетләр.

Җәлил Насыйбуллин махсус операциягә 2 улы артыннан үз теләге белән киткән. Насыйбуллиннарның уллары Денис белән Дилүс тә бүгенге көндә махсус хәрби операциядә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100