Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәрби операциядә вафат офицерның хатыны: «Әтисен җирли алмады, шул ук елны үзе дә үлде»

news_top_970_100
Хәрби операциядә вафат офицерның хатыны: «Әтисен җирли алмады, шул ук елны үзе дә үлде»
Фото: Резедә Гатауллина архивыннан

Һәлак булган офицер-артиллерист Рөстәм Гатауллинның хатыны һәм балалары, ул үлгәннән соң, Казанга күченеп килә. Бу шәһәр Рөстәм Гатауллин өчен якын булган, шуңа күрә аның гаиләсе хәзер монда яши. Иренең нинди булуы, Ватанны ничек яратуы, сугышчыларын хөрмәт итүе һәм соңгы сулышына кадәр алар белән булуы турында «Татар-информ»га Резеда Гатауллина сөйләде.

Чечняда хезмәт иткәндә, Суворов ордены белән бүләкләнә, Сириядә сугыша

Фото: © Резедә Гатауллина архивыннан

Ул артиллерия белән командалык итә, Чечняда хезмәт иткәндә, Суворов ордены белән бүләкләнә, Сириядә сугыша. Махсус хәрби операциядә аның ярдәмендә 3 танк, 5 БМП, БТР, 6 миномет, БМ-21 батареясы, 15 терәк пункты һәм меңнән артык кеше юк ителә. Офицер 2022 елның 29 сентябрендә Херсон янында хәрби бурычларны үтәгәндә һәлак була. Аның хатыны һәм балалары – 6 яшьлек игезәкләре калган. Подполковник Гатауллинга 42 яшь була.

Геройның хатыны Резеда Гатауллина иренең тормышы һәм батырлыгы турында сөйләде, ул аның турында белүләрен һәм аның турында истәлекләрнең кешеләрнең йөрәкләрендә яшәвен тели.

Фото: © Резедә Гатауллина архивыннан

2002 елда Рөстәм Гатауллин Казан артиллерия команда инженерлык училищесын тәмамлый. 5 ел Чечняда гаубик үзйөрешле-артиллерия взводы командиры булып хезмәт итеп, Казанга кайта һәм курсантлар взводы командиры була.

«Училище ябылганда, ул шулкадәр борчылды. Ул анда җанын биреп эшләде. Беренче белемем буенча мин тегүче, һәм ул миннән һәрвакыт нәрсә дә булса тегеп бирергә, кайвакыт кыр флаглары, кайвакыт зур флаглар тегүне сорый иде. Ул үзенә яңа хезмәт урыны эзли башлый, һәм 2013 елның көзендә аны Санкт-Петербургның Михайлов академиясенә чакырдылар. Ул анда шулай ук курсантлар белән эшләде. Ә 2016 елның сентябреннән ул академия тыңлаучысы булды, ягъни квалификация күтәрүгә китте. Аңа 2 ел укырга кирәк булды, аннары аны Хабаровск краеның Бикин шәһәрендә Суворов орденлы 57нче аерым гвардия мотоукчы Красноград Кызыл Байрак бригадасының реактив артиллерия дивизионы командиры итеп билгелиләр», – дип сөйли Резеда Гатауллина.

Фото: © Резедә Гатауллина архивыннан

«Мин, мөгаен, башта аны хөрмәт иткәнмендер, аннары ярата башладым»

Хәзер Резеда Казанда яши, ул ире үлгәннән соң бирегә күченгән. Нәкъ менә Казанда ул аның белән 13 ел элек танышкан булган.

Рөстәм Гатауллин артиллерия училищесында укыта, шуннан ерак түгел генә фатир арендалап торган. Һәм минем апам да шул тирәдә тора иде. Без шулай очраштык та. Дөрес, мин аны башта бик ошатмадым, аңа бик игътибар бирмәдем. Аннары аны яхшырак белгәч, мин, мөгаен, башта аны хөрмәт итә башладым, ә аннары яраттым», – дип искә ала геройның хатыны.

Хәрбиләргә хас булганча, әлеге пар да 4 айдан соң никах укыта, ә декабрьдә туй үткәрә.

«Мин аның хәрби булуын, төрле җирләргә күченеп йөрисе буласын аңладым, әмма ул вакытта бу хакта уйламадым да. Миңа бу кеше ошады», – дип танышу һәм бергә яшәүнең беренче елларын искә төшереп, Резеда елады.

«Мин Казанга күченү өчен, әйберләр җыеп йөргәндә: «Мин бүтән аның белән беркая да бармыйммы? Мин аның белән рәхәтләнеп тагын берәр җиргә күченергә шат булыр идем», – дип дәвам итте ул күз яшьләре аша.

Резедә сөйләвенчә, ире эшенә шулкадәр тугры булган ки, ул теләсә нинди авырлыкларга әзер булган. Һәм ул, үз чиратында, чын офицер хатыны кебек, аның өчен ышанычлы тыл булган.

«Ул авырлыктан курыкмады. Ул Себергә дә, Камчаткага да барырга әзер иде. Һәм мин аның белән барырга курыкмадым», – дип сөйли Резеда.

Фото: © Резедә Гатауллина архивыннан

2017 елның 10 февралендә Санкт-Петербургта Резедә белән Рөстәмнең игезәк балалары – улы һәм кызы туа. Бу вакытта алар Төньяк башкалада яшиләр, чөнки Рөстәм Гатауллинны чираттагы гаскәр частена эшкә җибәрәләр.

«Балалар тугач, ул миңа, рәхмәт әйтеп, шундый матур котлау язган иде. Мин ул котлауны сакламаганыма үкенәм. Ул бик шат иде. Без балаларыбыз белән һәрвакыт аның турында искә төшерәбез: бергә кайдадыр барганыбызны, табигатьтә йөрүебезне. Өйдә аз булса да, ул һәрвакыт балалар өчен вакыт таба иде. Алар бергәләп нәрсәдер уйлап чыгаралар иде. Бурятиядә хезмәт иткәндә, анда имән урманы бар иде, без анда еш йөри идек. Ләкин анда кар юк иде, без печәндә шуа идек. Анда сыерлар ел әйләнәсендә көтүгә чыгалар, чөнки үлән һәм печән һәрвакыт бар. Гомумән, ул бик яхшы әти иде», – дип искә ала Резеда.

Хәзер игезәкләргә 7 яшь, быел алар 1нче сыйныфка киттеләр.

Бергә алар күпне кичерәләр: тулай торакларда, арендага алынган һәм хезмәт фатирларында яшиләр. Офицерның бурычы – Ватанга хезмәт итү, шуңа күрә Рөстәм өйдә озак күренми. 2 ел дәвамында гаилә аерым яшәгән чор да булган. Рөстәмне Сүриягә җибәрәләр, аннан соң коронавирус пандемиясе башлана, командировкалар чираты башлана. Ярты елга бер тапкыр гына Рөстәм ялга кайта иде.

Фото: © Резедә Гатауллина архивыннан

2020 елның 16 октябрендә аны Бурятия Республикасы Кяхта шәһәренең Е.А. Шаденко исемендәге Будапешт Кызыл Байрак орденлы 37нче аерым гвардия мотоукчы Дон казак бригадасының артиллерия начальнигы итеп билгелиләр. Шул вакытта гаилә яңадан берләшә.

«Ул хәтта әтисен дә җирли алмады, үзе дә шул ук елны үлде»

2022 елның гыйнварында Рөстәм Россия һәм Беларусь Республикасы Кораллы көчләренең уртак хәрби өйрәнүләренә командировкага җибәрелә, ә 2022 елның 24 февраленнән Украина территориясендә махсус хәрби операциядә катнаша.

«Алар озак вакыт әзерләнделәр, ниндидер карталар ясадылар. 31 декабрьдә дә ул өйгә бик соң кайтты. Ул даими рәвештә киңәшмәләрдә була иде, ул бит артиллерия начальнигы, шуңа күрә киңәшмәләрдә гел катнашырга тиеш иде. Ул, гомумән, бик җаваплы кеше, тәүлегенә 24 сәгать эштә иде. Ул киткәндә, балалар әле уянмаган була, ә кайтканда, алар инде йоклаган була. Гыйнвар бәйрәмнәрендә алар техниканы өйрәнүләргә әзерлиләр, ул бу эшелоннарны контрольдә тотарга тиеш була. Һәм менә бер эшелон белән ул инде үзе киткән. Хәтерлим, бу пәнҗешәмбе, 13 гыйнвар иде. Ул февраль ахырында кайтырга тиеш була, отпускка китәргә тиеш була, монда аның әтисе онкология белән авырый иде. Ләкин ул әтисен күмәргә кайтырга өлгерә алмады, шул ук елны үзе дә һәлак булды», – дип искә ала Резеда.

Рөстәм махсус хәрби операция хакында хатынына берни дә сөйләмәгән. Ул өйдә эш турында һич тә сөйләмәде, дип искә ала Резедә. Резедә хәбәрләрне хезмәттәшләренең хатыннарыннан гына ишетә торган булган. Подполковник Гатауллин төрле юнәлешләр буенча мәгълүмат җыю һәм артиллерия утын төзәтү буенча аерым бурычларны үтәгән.

Фото: © Резедә Гатауллина архивыннан

«2022 елның апреленнән июньгә кадәр шактый эш башкарылган: көненә артиллерия меңгә кадәр снаряд чыгара, алар тәүлегенә 2-3 сәгать йоклый. Алар тарафыннан 3 танк, 5 БМП, БТР, 6 миномет, бер БМ-21 батареясы, 15 терәк пункт, меңнән артык кеше юк ителә, бу безнең армиягә яңа хәрби бурычларга керешергә ярдәм итә», – дип сөйли геройның хатыны.

37нче аерым бригаданың командование пунктына һөҗүм булганда, подполковник Гатауллин шәхсән миномет батареясеннан ут ачкан, шуннан соң дошман чигенә. Моның өчен ул беренче тапкыр Батырлык орденына тәкъдим ителә. Икенче Батырлык орденын ул үлгәннән соң ала.

«Җирле халык аларның разведка пунктын тапшыра, аларга «хаймерслар» ата. 6 снаряд җибәрелгән. Икесе һава саклау системасын бәреп төшерә, ә дүртесе очып килеп җитә. Ул Херсон өлкәсенең Брускинское поселогында һәлак була. Икенче көнне миңа аның олы абыйсы шалтыратты һәм «ул инде юк» диде. Күрәсең, ул җимерекләр астыннан чыгар дип, аның исән булуын көткәннәр. Ә ул беренче булып һәлак булган. Аның баш сөяге сынган, баш миенә кан сауган. Алар подвалда утырсалар да, аларның исән калуга бернинди мөмкинлеге булмаган. «Хаймерслар» туры почмактан аталар, һәм гадәттә исән калу мөмкин булмый», – дип сөйли Резедә.

Фото: © Резедә Гатауллина архивыннан

Бәрелешләр дәвам итә, һәм подполковникның гәүдәсен сугыш кырыннан шунда ук алып чыга алмыйлар. Бары тик 8 октябрьдә генә аны туган авылы Марий Элнең Морки районының Октябрьский бистәсендә җирлиләр. Ике Батырлык ордены да офицерның хатынына аны җирләгәннән соң тапшырыла.

Хәзер ул иренең хезмәттәшләре белән аралаша, алар аңа ярдәм итәргә тырышалар. Резедә хәзер күбрәк, үзе кебек үк, ирләрен югалткан офицер хатыннары белән аралаша. Ә буш вакытларында алар хәрбиләр өчен маскхалатлар тегәләр.

Күптән түгел тол хатын иренең әйберләрен Казан Кремлендә булачак музеена тапшырган. Үзенә иң кадерле булганнарын, шул исәптән парад кителен дә калдырган. Аны киеп, ул «Герой хатыны» проекты өчен фотога төшә.

Фото: © Резедә Гатауллина архивыннан

Резедәгә бу кайгы белән яшәү җиңел түгел, аңа әнисе бик нык ярдәм итә.

«Әнием үзе дә иртә – 33 яшендә 5 бала белән тол кала, ул мине яхшы аңлый», – дип уртаклашты геройның хатыны.

Елена Фенинадан тәрҗемә, «Татар-информ»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100