Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәрби операциядә Украина ягы пунктын алуны видеога төшергәннәр

news_top_970_100
Хәрби операциядә Украина ягы пунктын алуны видеога төшергәннәр
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

РФ Кораллы көчләренең яраланган пулеметчысы Родимир Максимов берүзе Украина Кораллы көчләренең 27 солдатын юк иткән. Бу бәрелеш турында тулырак Россия Саклану министрлыгында сөйләделәр. «Российская газета» шул турыда яза.

Бәрелеш ДНРның Новомихайловка районында Украина Кораллы көчләре терәк пунктын алу өчен була.

Башта рядовой Максимов дошманны флангтан урап уза һәм 3 хәрби хезмәткәрне юк итә, бу – штурмовикларга дошман позицияләренә керергә мөмкинлек бирә. Шул вакытта хәрбинең аягы яралана.

Дошман Россия хәрбиләре биләгән «опорникка» каршы һөҗүм итәргә тырышканда, Максимов дошманны якынайта, ә аннары Калашников пулеметыннан Украина Кораллы көчләре төркемен тулы составта юк итә.

Шуннан соң украиннар позицияләрне 3 тапкыр кире алырга тырыша, әмма сугышчы һәр тапкыр ПКМдан көчле ут белән Украина ягына пехотасыз калдыра.

Аерым алганда, сугыш эпизодларының берсендә Максимов «MaxxPro» бронетранспортерыннан ашыгып килгән Украин хәрбиләре төркемен дә юк иткән.

«Өстәмә ярдәм килгәнче һәм аннан соң эвакуацияләнгәнче, хәрби дошманның 27 хәрби хезмәткәрен шәхсән юк итеп, биләгән терәк пунктын тотуны дәвам иткән», – дип сөйлиләр бу вакыйга турында Оборона министрлыгында.

Ведомствода рядовой Максимовның батырлыгы өчен югары дәүләт бүләгенә тәкъдим ителүен әйттеләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100